Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмгыятьне суицид "кимерә"

Дөньяда һәр 40 секунд саен бер кеше үз-үзен үтерә. Елына дөнья буенча бер миллион суицид очрагы теркәлә. Үз-үзенә кул салу буенча Россия Европада беренче, ә дөньяда - бишенче урында. Бу хәл уйланырга мәҗбүр итә. Элек әлеге афәт бик таныш булмаса, хәзер бу бәла безнең якларга да үтеп керде. Мамадыш районында...

Дөньяда һәр 40 секунд саен бер кеше үз-үзен үтерә. Елына дөнья буенча бер миллион суицид очрагы теркәлә. Үз-үзенә кул салу буенча Россия Европада беренче, ә дөньяда - бишенче урында. Бу хәл уйланырга мәҗбүр итә. Элек әлеге афәт бик таныш булмаса, хәзер бу бәла безнең якларга да үтеп керде. Мамадыш районында да суицид очраклары ешайды.

10 нчы сентябрь- Бөтендөнья үз-үзенә кул салуга каршылык көне. Махсус оештырылган анализлар суицидны һәм аңа омтылуларның күпчелеге яшьләр тарафыннан башкарылуын күрсәтә. Күпләр якын кешеләре белән бозылышу, тормышта үз урыннарын таба алмауларга, спиртлы эчемлекләр, наркотик препаратлар куллану белән бәйле гомерләрен өзәргә тырышалар. Агымдагы елда Мамадыш районында теркәлгән суицид очраклары нәкъ менә соңгысына бәйле. Быел 8 мамадышлының үз-үзенә кул салуы мәгълүм. Шуларның дүртесе ир-ат булса, өчесе хатын-кыз. Ә бер яшүсмер, жәберләрдән һәм үзен аңламаулардан чыгар юл таба алмагач, күпкатлы торак йортның тәрәзәсеннән урамга атлау юлын сайлый. Ә былтыргы саннар тагын да куркынычрак. Унбиш кеше суицид адымына барган. Алар арасында ике яшүсмер дә бар. Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында суицидка омтылу очраклары булу хәвефләндерә. Бу исә педагогларның, психологларның эшләре канәгатьләнерлек түгеллеген күрсәтәдер, мөгаен.

Суицид очраклары безнең төбәктә дистәләп очрамаса да, социаль яктан уңышлы саналган районыбыз өчен бу бик зур проблема. Читтән карап торырга гына түгел, аны вакытында җиң сызганып хәл итү ләзем. Интернет челтәрләрендә дә суицидка чакырулар еш кына очрый. Балаларның шикле эчтәлекле интернет битләренә керү мөмкинлеген дә күз уңында тотарга кирәк. Сәламәт буынның үз-үзен харап итүенә чик куелырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев