Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер-берегезне саклагыз!

Районыбызда беренче тапкыр гаиләләр фестивале узды. Район мәдәният йорты сәхнәсе түрендә-бергәләшеп 50 елдан артык гомер кичергән парлар. Бәйрәмне оештыручылар иң күренеклеләрне, дәрәҗәлеләрне генә чакыру бурычын куймаганнар, алар арасында иң тыйнак авыл хезмәткәрләре, эшчеләр дә күп. Бүгенге чараның төп "хуҗабикәсе"-Мәхәббәт. Җир кешесенең яралгысы, гаиләсе шуннан башлана, дөньяны хәрәкәткә китерүче көч ул...

Районыбызда беренче тапкыр гаиләләр фестивале узды. Район мәдәният йорты сәхнәсе түрендә-бергәләшеп 50 елдан артык гомер кичергән парлар. Бәйрәмне оештыручылар иң күренеклеләрне, дәрәҗәлеләрне генә чакыру бурычын куймаганнар, алар арасында иң тыйнак авыл хезмәткәрләре, эшчеләр дә күп. Бүгенге чараның төп "хуҗабикәсе"-Мәхәббәт. Җир кешесенең яралгысы, гаиләсе шуннан башлана, дөньяны хәрәкәткә китерүче көч ул -Мәхәббәт. Тантана рәсми мизгелләрдән башланды: "алтын туйчылар" районның юбилярлар китабына имзаларын салдылар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов гаиләне яшәешкә көч-дәрт бирүче илһам чыганагы, буыннарның көмеш чылбырын тоташтыручы, рухи, мәдәни, милли мирасны саклаучы җәмгыять күзәнәге дип атады. Әйе, ныклы, сәламәт гаилә-көчле илнең нигезе. Муниципаль районыбыз җитәкчелегенең социаль сәясәте дә ныклы гаиләләр формалаштыру, гаилә институтын ныгытуга корылган. Күп балалы һәм яшь гаиләләр өчен торак төзү программалары районыбызда уңышлы эшли. Аз тәэмин ителгән һәм социаль яктан яклаучысыз калган балалар турында кайгырту актив алып барыла. ЗАГС мөдире Фәния Әхмәтшина залда утыручы 35 гаиләгә (районыбызда аларның саны илледән арта) иң матур теләкләрен җиткерде. Алар барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар. Гаилә стажы чын мәгънәсендә горурлык, җәмәгать һәм дәүләтнең иминлеге чыганагы икәненә матур үрнәк булып торалар. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар үз чыгышларын тантана идеясына туры китереп әзерләгәннәр. Биредә әйтелгән матур сүзләр, изге теләкләр, әлбәттә гаиләләргә, бергә булырга теләүче яшь парларга якты маяк булыр. Бер-берең турында кайгырту, игътибарлылык күрсәтү, яклау көндәлек яшәешнең нормасына әйләнүе үзебездән генә тора. Балаларыбыз мәхәббәт җимешләре генә булып тусын, гомер кичерсен. Гаилә иминлеген яңа буыннар эстафета итеп алсын!

Наталья Якимова

Ярты гасырдан артык бергә гомер кичергән Кашаповлар гаиләсе районның юбиляр китабына имза сала. Алмаз Камалеев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев