Нократ

Белемлекнең чиге юк

Терлекчелекнең нигезе көтү яңартуда. Сыерларны вакытында каплатып, сау-сәламәт бозау алганда гына аның киләчәге бар, дип әйтергә мөмкин. Районыбызда малларның баш саны артуы, продукция җитештерүнең үсүе бу юнәлештә дөрес эш алып барылуын күрсәтә. Әмма кайбер хуҗалыкларда һаман аксау дәвам итә әле. Бу хакта узган атнаның җомгасында Вахитова крестьян-фермер хуҗалыгында башланып, Красная...

Терлекчелекнең нигезе көтү яңартуда. Сыерларны вакытында каплатып, сау-сәламәт бозау алганда гына аның киләчәге бар, дип әйтергә мөмкин. Районыбызда малларның баш саны артуы, продукция җитештерүнең үсүе бу юнәлештә дөрес эш алып барылуын күрсәтә. Әмма кайбер хуҗалыкларда һаман аксау дәвам итә әле. Бу хакта узган атнаның җомгасында Вахитова крестьян-фермер хуҗалыгында башланып, Красная Горка мәдәният йортында дәвам иткән көтү яңарту технологлары, терлекчелек бухгалтерлары, зооветеринария белгечләре белән үткәрелгән семинар-укуда тагын бер кат искәртелде. "Сыер ел саен бер тапкыр бозауларга тиеш,"-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов. Декабрь аенда бозаулаячакларын да кертеп, "Тәкәнеш" агрофирмасында быел һәр 100 сыердан 92, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"ндә-90, "Трудовик"та-82, "Нократ"та-79 яшь үрчем алу көтелә. Алар бу хуҗалыкларда узган елгыдан да күбрәк булачак. Шул ук вакытта, (отчет мәгълүматлары буенча) "Нократ" агрофирмасында быел-290, "Семиозерка"да-159, "Омар"да-163, Шакирҗановада 67 баш сыер бозауламыйча калачак. Моны Рәис Гасыймов сыерларның бозау салуы, үле туганнарын дөрес рәсмиләштереп бетермәү белән аңлатты. Алар ветбаклабораториягә тапшырылырга һәм экспертиза акты тутырылырга тиеш икән. Технологларга сыерларны каплату станогы булдыруның мөһимлеге, сыек азот саклый торган "Дьюро савыты"н күчереп йөртергә ярамаганлыгы да аңлатылды. Материалны заказлары буенча Казаннан китереп бирәләр. "Кайчагында бик зәгыйфь орлыклар килә. Ул чакта безгә нәрсә эшләргә?"-диләр технологлар. "Казаннан заправка ясарга килгәч, ашык-пошык кына алып калмагыз. Микроскоптан тикшереп карагыз. Моның өчен ике-өч минут вакыт кирәк. Зәгыйфь икән, җитәкчегезгә, район белгечләренә шалтыратыгыз, бергәләп акт төзегез,"-дигән киңәш бирелде аларга. Семинар-киңәшмәдә технологлар хезмәтенә түләүнең тиешле югарылыкта булырга тиешлеге дә әйтелде. "Нок-рат"агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә эшләүче Мөнип Котдүсов карамагында 681 баш сыер. Уртача айлык хезмәт хакы 12895 сум чыккан. "Чулпан" бүлекчәсеннән Равил Мөгътәсимовка, "Рассвет"тан Ольга Семеновага, Усали агрохимикларыннан Гөлҗиһан Гәрәевага 11-13,5 мең сум хезмәт хакы түләнә. Катмыш һәм Кече Кирмән фермаларында исә көтү яңарту технологлары хәзер бөтенләй юк. Белгечләр исәпләвенчә, үгез тоту ясалма орлыкландыруга караганда өч тапкыр кыйммәткәрәк төшә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә айлык отчетларны тапшырганда технологлар да катнашырга тиешләр, дигән таләп куелды семинарда. Терлекчелек буенча бухгалтерлар өчен фермаларда хисапны ничек алып барырга кирәклеген күрсәткән, ахырдан алдынгыларын муниципаль район башлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән семинар-укуларның беренче тапкыр гына үткәрелүе иде әле. Бу чарадан канәгать кайтып киттеләр алар. Көтү яңарту технологлары да шундый ук бүләкләргә лаек булдылар. Барысына да акчалата премияләр тапшырылды. Семинар-укуда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та катнаштылар.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: