Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Байлык урамга чыккан

Көмешкүл һәм Олыяз авыл җирлекләренә оештырылган рейдыннан да административ комиссия дистәгә якын беркетмә белән кайтты. Муниципаль район административ комиссиясенең Көмешкүл авыл җирлегендә берничә тапкыр булганы бар инде. Беренче тапкыр - моннан биш-алты ел элек булганда - Көмешкүлнең үз урамнарын карап чыккан идек. Ул вакытта капка төпләрендә ятучы таш өемнәре бик...

Көмешкүл һәм Олыяз авыл җирлекләренә оештырылган рейдыннан да административ комиссия дистәгә якын беркетмә белән кайтты. Муниципаль район административ комиссиясенең Көмешкүл авыл җирлегендә берничә тапкыр булганы бар инде. Беренче тапкыр - моннан биш-алты ел элек булганда - Көмешкүлнең үз урамнарын карап чыккан идек. Ул вакытта капка төпләрендә ятучы таш өемнәре бик күп иде. Шактый гына кешегә штрафлар да салынды. Хәзер инде авыл урамнары чиста. Әмма барыбер мүкләнеп беткән ташларын саклаучылар калган икән әле. Гыйльметдиновларның капка төбендә дә яшелләнеп беткән, араларына чүп үскән ташлар, иске бүрәнәләр, такталар, чеби оясы ята иде. "Балалар кайткач алырбыз," - диде хуҗабикә. Газетабызда административ комиссиядә капка төпләрендә нәкъ менә шуларга охшашлы әйберләр саклаган өчен штраф салынган кешеләр турында әледән-әле язып торабыз. Әмма беркетмә төзелмичә һаман капка төбендәге җиргә үзләренең хуҗа булмауларын аңламаучылар бар икән әле. Алгайда авыл башындагы бушлык берничә кешенең әйберләрен саклау урынына әйләнгән. Илдус Исхаковның бүрәнәләре, такталары, тимер-бетон борыслары ята анда. Агай берничә ел элек өе янына алмагачлар утыртып, аларны саклау өчен почмаклыклар да корган булган. Тик авыл халкының караучысыз йөргән маллары аларга үсеп китәргә ирек бирмиләр, әледән-әле сындырып, кимереп торалар. Әйтерсең, матурлык бер Илдус Исхаковка гына кирәк. Илнур Шәймәрданов та печәннәрен шунда ук - авыл башындагы бушлыкка өеп куйган. Иске йөк машинасы да шунда тора. Муниципаль район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Таһир Нафиков аларга, авыл җирлегенең Торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, беркетмәләр тутырды. Алгай башлангыч мәктәбенә төшә торган тыкрыкта Миннегали Әскаровның кирпечләре, утыннары, такталары, ташлары ята, каплап куйган салам рулоннары да бар. Мунчасын да чыгарып салган, аның артына утын саклагыч та ясап куйган. Аңа тыкрыкның ул өлешен үзенә рәсмиләштерергә, яки барысын да алырга кирәк булачак. Дусай урамнарында хәзер асфальт. Капка төпләре дә чиста. Сания Рәхимова белән Илдар Гибадуллинннар чатындагы утыннарны, бүрәнәләрне, такталарны җыештырып аласы бар. Хаҗирә Мәүлинага да утыннарын, такталарын, саламын, бүрәнәләрен территориясенә кертергә кушылды. Тулбай авылында ике беркетмә тутырылды. Алар да урам башында яшәүчеләргә. Рафил Хәкимов, күп еллар элек, өе каршына тактадан утын сарае корып куйган булган. Шуның янында ук резина покрышка, тимер-томырлар ята. Аның күршесе Раиф Шәрифуллин да өе каршына утын сарае корган. Ә болын ягында - иске рәшәткәләре, бүрәнәләр, такталар өелеп тора. Иске саламнарын да шунда чертергә салган. Бу юлы да: "Беркемгә дә комачауламый бит алар," - дигән сүзләр яңгырады. Авылның, урамнарның матурлыгы һәм чисталыгы авыл җирлеге җитәкчеләренә генә түгел, авыл халкына да кирәк. Урам - авыл җирлеге җире. Анда әйберне вакытлыча һәм рөхсәт белән генә саклап торып була. Байлыгыңны урамга чыгарып, бөтен кешегә күрсәтү мәҗбүри дә түгел.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев