Нократ

Башкалар уйлагансы Наил эшләп куя

-Чәчүгә чыгасы мизгелләрне сәгатьләп санап көтеп алдым инде мин,-диде Наил, аның тырышлыгына элек тә соклана идем. Минневәрис Мингалиев Чәршәмбе көнне Наил Хәлитовның иртәдән кәефе күтәренке иде, йөзендә елмаю балкыды. "Трудовик-орлык" агрофирмасында быел беренче булып чәчүгә чыгуны аңа йөкләделәр. Чын игенче кояш туры карый башлауга ук күңеле белән кырда була инде....

-Чәчүгә чыгасы мизгелләрне сәгатьләп санап көтеп алдым инде мин,-диде Наил, аның тырышлыгына элек тә соклана идем. Минневәрис Мингалиев

Реклама

Чәршәмбе көнне Наил Хәлитовның иртәдән кәефе күтәренке иде, йөзендә елмаю балкыды. "Трудовик-орлык" агрофирмасында быел беренче булып чәчүгә чыгуны аңа йөкләделәр. Чын игенче кояш туры карый башлауга ук күңеле белән кырда була инде. Әллә ничәсенең авызыннан ишеткәнем бар: һәркайсының беренче булып чәчүне башлап җибәрәсе килә. Директор Фәргать Гаянов белән баш агроном Ленар Шәрифуллин алдагы көнне үк: "Пятилетка асфальт-бетон заводы янындагы басу җитешкән, чәчүне шуннан башлыйбыз,"-дип килешкәннәр иде. Басуга иң элек Владимир Бабатьевның культивация һәм тырма агрегаты кереп китте. Аннан Наил Хәлитов кузгалды. Быел да бер секциягә үстерелгән чәчү агрегаты белән эшли ул. Аны ашлама белән тәэмин итү Александр Тришкинга, арпа орлыгы чыгару Владимир Сверлышковка йөкләнгән. Александр ашламасын чыгарып куйгач комплекска сенаж төяргә кайтып килә. Шулай итеп, механизаторлар эшләрен параллель алып баралар. Орлыкны чәчкечләргә чиләкләп тутырып азапланмыйлар: моның өчен махсус арба әзерләгәннәр. Чәчүлек материал авыруларга каршы химик препарат белән эшкәртелгән. "Трудовик-орлык" агрофирмасы кырларын бүген инде дистәдән артык агрегат иңли. Евгений Журавлев, Руслан Мальцев, Ралиф Хәбибуллин, Евгений Пустобаев, Алексей Журавлев, Сергей Пустобаев, Сәмигулла Сәләхетдинов тырмада эшлиләр. Пятилетка бүлекчәсенә чәчүгә дүрт, Кече Кирмән өлешендә - ике агрегат чыгачак. Бөртекле сабан культураларын быел 3033 гектар чәчәргә планлаштырганнар. Аларда, орлык үрчетү өчен, югары репродукцияле материал гына чәчеләчәк. -Хуҗалыкның исемендә "Трудовик"ка "орлык" сүзе кушылу да шушы юнәлештә шөгыльләнә башлаудан,-ди агрофирма директоры Фәргать Гаянов. Бөртеклеләрдән тыш 1918 гектар чамасы азык культуралары да була. Башкаларга сатарга тагын 300 тонна элиталы орлыклары бар икән әле. Кыскасы, игенчеләр алдында торган эшләрнең күләмнәре гаять зурдан. Әмма аларның күңелләре күтәренке. Айрат Галиев, хуҗалыкның баш икътисадчысы: -Былтыр язгы чәчүдә яхшы эшләгән агрегатның чәчүчеләре дә егермешәр мең хезмәт хакы алганнар иде. Быел түләү расценкаларын унар процентка арттырдык. Наил Хәлитовны гына алыйк. Смена нормасы-22 гектар. Язгы кыр эшләрендә ул 35-40 мең сум хезмәт хакы эшли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: