Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башка куркыныч яный

Башка куркыныч яный Быел кар мулдан ява. Көннәрне дә җылыткалап ала. Кыш уртасы гына булуга карамастан, түбәләрдән тамчы тамып, боз сөңгеләр хасил була. Алар кешеләр өстенә төшеп бәла китереп чыгарырга, юешләнгән кар авыраеп түбәләрне җимерергә дә мөмкин. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясе түбәләрдәге карны даими төшереп торуны оештырырга кирәклеген...

Башка куркыныч яный
Быел кар мулдан ява. Көннәрне дә җылыткалап ала. Кыш уртасы гына булуга карамастан, түбәләрдән тамчы тамып, боз сөңгеләр хасил була. Алар кешеләр өстенә төшеп бәла китереп чыгарырга, юешләнгән кар авыраеп түбәләрне җимерергә дә мөмкин. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясе түбәләрдәге карны даими төшереп торуны оештырырга кирәклеген искәртә. Бу эшләр теләсә ничек башкарылырга тиеш түгел. Карны яшь агачлар өстенә ташларга ярамый. "Түбәләрдән төшерелгән, ишек алларына яуган карны юлларга чыгарып өю катгый тыела. Алар хәрәкәткә кыенлык тудырырга тиеш түгелләр,"-ди административ комиссия секретаре Алсу Галимуллина. Яшь үсентеләр утыртылган җирдә шугалаклар, кар таулары ясарга, уенннар оештырырга ярамаганлыгын да кисәтә ул. Торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозган өчен, Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,6нчы мәддәсе нигезендә гражданнарга 2000нән 3500гә, вазыйфалы затларга-15000нән 30000гә, юридик затларга-200000нән 500000 сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев