Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысы да контрольдә

"ТРда торак-коммуналь реформасын тормышка ашыру фонды турында" федераль законның тормышка ашуы, мәгариф объектларына капиталь ремонт уздыру, фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү, модернизацияләү, ремонтлау программасының үтәлеше. 9нчы июньдә ТР Хөкүмәте Йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында алып барган киңәшмәнең көн тәртибенә шушы мәсьәләләр куелды. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек...

"ТРда торак-коммуналь реформасын тормышка ашыру фонды турында" федераль законның тормышка ашуы, мәгариф объектларына капиталь ремонт уздыру, фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү, модернизацияләү, ремонтлау программасының үтәлеше. 9нчы июньдә ТР Хөкүмәте Йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында алып барган киңәшмәнең көн тәртибенә шушы мәсьәләләр куелды. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин капиталь ремонт ясау программасы график нигезендә дәвам итүен хәбәр итте. "Һәм эш динамикасы 2011 елгы динамиканы узып китте. Узган елдагы кебек үк, төп программаны 10 сентябрьгә кадәр тәмамлау өчен, барлык муниципалитетлардан да бу темпны саклауларын сорыйм",-диде. Киңәшмә ахырында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов районыбызда әлеге мәсьәләләрнең барысының да график буенча тормышка ашырыла баруын әйтте, җитәкчеләр алдына конкрет бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев