Нократ

Барыбызга бер Мөнәздәһә

Дуслыкка, татулыкка, туганлыкка ни җитә? Күпләгән туганнары, кардәшләре булганнардан да бәхетлерәк кеше юк, минемчә. Бер тамырдан үсеп чыккан гөлләргә тиң бит ул туганнар. Минем дә һәрвакыт ярдәмгә килергә тырышучы, тормышыбызны бизәүче туганнарым бар. Аларның берсе-олы апам Мөнәздәһә. Аның яныннан кеше өзелми, кайсы киңәш сорап, кайсы йомыш белән керә. Ярдәм сорап...

Реклама

Дуслыкка, татулыкка, туганлыкка ни җитә? Күпләгән туганнары, кардәшләре булганнардан да бәхетлерәк кеше юк, минемчә. Бер тамырдан үсеп чыккан гөлләргә тиң бит ул туганнар. Минем дә һәрвакыт ярдәмгә килергә тырышучы, тормышыбызны бизәүче туганнарым бар. Аларның берсе-олы апам Мөнәздәһә. Аның яныннан кеше өзелми, кайсы киңәш сорап, кайсы йомыш белән керә. Ярдәм сорап килгәннәрне кире борып җибәрми. Күршеләренең дә киңәш-табышчысы, сер капчыгы ул, аның янына керсәң, рәхәт булып китә. Апабыз кояш кебек җылы карашы белән елмаеп каршы ала, үзе күгәрчендәй гөрләп, тәмле ризыклары белән чәй табыны әзерләгәндә, үзеңнең һәм гаиләңдәге һәр кешенең хәлен сораштырырга өлгерә.

Ана булу җаваплылыгы, җитдилеге кечкенәдән сеңдерелгәнгәдерме, без үсеп кеше булгач та, бу кайгырту дәвам итә. Безнең әтиебез иртә гүр иясе булды. Ул безгә: "Әти, миңа ышанып сезне күп калдырган", - дип шаярта. Балаларыбыз авырып китсә дә, эшләрендә күңелсезлек чыкса да, үзенекедәй чылтыратып сораша, мөмкинлеге булса ярдәм итә, юата. Үземнең улым Рәмис үлгәч тә беренче булып аның төшенә керде. Төшендә: "Әнине сакла,- дигән.
Ничек тә татулыкны саклыйсы килә, аралар ерагаюдан, салкынаюдан куркам, ди. Аның туганнарына булышканнарын бер җепкә тезсәң, экваторны әйләнеп чыгарга җитәр. Әнә шулай эне-сеңелне, абый-апаны кайгырту җаваплылыгы гомере буе озата килә аны. Игелек кылу күңеленә рәхәтлек, әйтеп бетерерлек канәгатьләнү булып кайта. Туганыңа, кан кардәшеңә ярдәм итү-күңел кушуы буенча эшләнгән, исәп-хисапка корылмаган риясыз яхшылык бит ул. "Аның йөрәге бөтенесен сыйдыра, бөтенесенә ачык инде"-диләр аның турында. Ә үзе турында ул җәелеп сөйләргә яратмый. Дөнья малы артыннан куып, туганнарының хәлен белмәгәннәр дә бар бит. Бик кызганыч... Туганнарыбызга булган ярату хисе беркайчан да сүнмәсен иде. Юк-барга талашмыйча, тату, дус яшик, туганнар! Ә сине бит, Мөнәздәһә апа, барлык туганнар да арата, хөрмәт итәләр. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кешеләр сирәктер ул.
Оста куллы, күпләр өчен үрнәк, барыбыз турында да кайгыртып яшәүче олыны олы күреп, кечене кече итеп бердәм булып яшәргә, тормышта көчле, намуслы булырга өйрәткән, барыбызны тигез күреп, бөтен көчен туганнарына биргән изге җанлы апабызга Аллаһы Тәгалә яхшылыкларын үзенә меңе белән кайтарсын. Шундый апаң булуы-үзе зур бәхет.
Фирая Мингалиева.
Мамадыш шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: