Нократ

Барыбыз да бер көймәдә

116 RUS Наташа сөйли: "Татарстанның чиркәү әһелләре белән Владимир якларына изге урыннарга сәяхәт итеп кайттык. Автобуста йокларга калдык. Төн уртасында яныбыздан үтеп баручы бер яшүсмер: "Татары приехали!" -дип шәрран ярмасынмы?! Автобусыбызга зур итеп "Татарстан" дип язылган иде шул. Мин үземне руслар арасындагы татар итеп хис итеп алдым. Чыгып, ипләп кенә...

116 RUS

Наташа сөйли: "Татарстанның чиркәү әһелләре белән Владимир якларына изге урыннарга сәяхәт итеп кайттык. Автобуста йокларга калдык. Төн уртасында яныбыздан үтеп баручы бер яшүсмер: "Татары приехали!" -дип шәрран ярмасынмы?! Автобусыбызга зур итеп "Татарстан" дип язылган иде шул. Мин үземне руслар арасындагы татар итеп хис итеп алдым. Чыгып, ипләп кенә сөйләшергә туры килде үзе белән. Алла сакласын, күрәчәгең булмасын!"

Уятасың килсә, халык күңелләрен

Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Керәшен җыру әйтә" дигән фольклор фестиваль бара. Оештыручысы- Виталий Агапов. Зурдан кубарга ярата да инде Сәвәләйнең "слыш" Бәчели малае Биктер-укытучы-янгын сүндерүче-мебель ясаучы-эшмәкәр-34 яшендә сәхнәгә аяк баскан җырчы, композитор, шоумен, продусер. Диңгез янында һава торышы яхшырганын көтеп утырмыйча, зилзиләләргә беркайчан да бирешмичә, җилкәнен киереп һәрчак алга баручы, үз бәхетен челтәрләп үрүче гаярь бу ирне таш астыннан чыккан дияр идем. Сәхнәдә сызгырып та җибәрә, центнерлы гәүдәсе белән җиңел генә биеп китә. Халыкчанлыгын тартып алып булмый моның (Татарстанның халык артисты исемен юкка гына бирмиләр!) "Аның үзебезнең керәшен булуы кыйммәт!"-дия-дия, бүген дә төрле ансамбльләрне тәкъдим итеп кенә торды. (Сәвәләйнең 60лап кешесен сәхнәгә алып чыкканын күргән бар иде, монда 300ләпкә җыелды болар, Красноярсктан да килгәннәр). Инде кайда гына узмады бу җыр-музыка бәйгесе: Яр Чаллыда, Алабугада, Башкортстанның Бакалы районында… Тирләп-пешеп биеделәр, дуслык, татулык турында дәртле җырулар әйттеләр, бәйрәмнәрдән күренешләр күрсәттеләр. Теге даннары дөньяга таралган Буран әбиләре бер якта торсын. Өч сәгатькә сузылган чара әз генә дә талчыктырмады. Шә-ә-әп булды! Ишектән чыгып килгәндә минем колакка берәү пышылтады: "Россия күләмендә Җөридә үткәргән Питрауларында күрешүләре генә җитмәгән, тагын җыелганнар… Районда керәшенизация барганын сизәсеңме син?!" Зыялы, дәрәҗәле генә кеше. "Көнләшүизацияне калдырыйк, яме. Чынлап булдырдылар бит инде. Бу очракта ак көнләшү кирәк: яхшы нәрсәдән үрнәк алып, үзебезнекен күрсәтергә. Әйдәгез, табыйк, үстерик фольклорны. Сәхнә киң,"-дидем. Адәмнең иң изгесе-башкаларга файда китергәне. ..."Керәшен бароны"ның соңгы арада тавыш-тыны ишетелми әле. Тагын нинди мөгез чыгарып ятадыр.

Яхшылык һәм явызлык көрәше

Телевизордан "Террористка Иванова" исемле кино барды. Күп катлы йортта яшәүче бер түрә куркыныч этләр асрый. Беркемне санламый, үзен дөнья кендегенә санап, масаеп, бөтен кешене җәберләп йөрүен дәвам итә. Чечнядан кайткан берәү аңа кисәтү ясады. Тегесенең аның бердәнбер улына өстергән эте, малайның кулын чәйнәп өзде. Ир түзмәде, теге явыз бәндәнең этен атып үтерде, хуҗаның үзенә дә пуля эләкте. Ирне төрмәгә утырттылар, ул анда үлде. Бик матур кыяфәтле, мөлаем йөзле, укытучы булып эшләгән хатыны, чыгырдан чыкты: җирләрне тырнап елаганнан соң, үч алырга булды. Аны шушы халәткә китереп җиткергән җәмгыять чылбырындагы "гаепле"не дә исәпләп чыгарды һәм тикшерүче майорны шартлатырга булды! Утлы коралын да, шартлаткыч маддәләрен дә тапты, полициягә үтеп керде, берсенә утлы коралдан атты да... Рәнҗеше дә тиз төште: тикшерүченең бала тапканда хатыны үлде. Аннары хөкем ителергә тиешле "террористка" ирнең өенә бала карарга ияреп кайтты. Майорның бернинди дә вәхши, дошман түгел, ә бик яхшы күңелле, гадел кеше булуы ачыкланды. Алар бер-берсенә гашыйк булдылар, яшүсмер балалары да дуслашты. Мәхәббәттән нәфрәткә генә түгел, нәфрәттән мәхәббәткә дә бер адым. Тик, шайтан коткысына бирелеп, үч алу тойгысы йөрәген җилкеткән хатын төзәтеп булмаслык явыз гамәлен башкарып өлгергән иде шул инде. Аны дүрт елга хөкем иттеләр. "Әгәр сезне елан чакса, аны бәреп үтерәм дип артыннан чапмагыз, тизрәк агуга каршы дару кабул итегез,"-дигән гыйбарәнең асылына ничек төшенеп, тормышка ашырырга соң?! Хәдис: "Сугышта үз дошманнарын җиңгән кеше чын батыр булмас, ә ачу килгәндә ачуын йота алган кеше чын батыр булыр". (Бохари).

Соңгы намаз

Шулай беркөнне базар янындагы "Хәләл" кибетенә кердем. Сатуда-Әлфит хәзрәт, бер апа белән сөйләшә. -"Коръән"егез бармы, апа. -Дини китап укып утырырга минем вакыт юк. Пенсиягә чыккач, тотынырмын әле. -Аллаһы Тәгаләдән белешмәгез бармы соң? -Нинди белешмә? -Пенсиягә чыкканчы яшисез дигән. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә, ул тыйганнардан тыелырга, намазны укырга кирәк бит. Бишвакыт намазыңның һәркайсын монысы соңгысы дип укырга кирәк. Теге апа турсаеп чыгып китте. Ике кечкенә кызларын ияртеп, мөселманнарча киенеп, тату йөрүче бу гаилә бик ошый миңа. Аның хатыны Гөлназ белән дә еш сөйләшәбез. Икәүләшеп изге сәфәргә җыенуларын ишеттем дә: "Ә нәни Хәдичәне кем белән калдырасыз",-дим сорап куйдым. "Әни алып кала. Монда акылны кушсаң, берни эшли алмыйсың. Хаҗ-фарыз гамәл. Аллаһы Тәгалә кунакка чакырды",-диде ул. Былтыр җиде яшьлек Гайшәләренең озын-озын сүрәләрне яттан сөйләвен ишетеп, шаклар каткан идем. Тәкъва кешеләр, чын мөселман гаиләсе иде бу. Иде дим. Сайкичүдәге "Рәхмәт" мәчете имамнары Әлфит һәм Исмәгыйль хәзрәтләрнең, юл-транспорт фаҗигасенә очрап, һәлак булулары аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Башыма һич сыймады аларның үлеме. Тормышлары чәчәк аткан, көч-куәтләре ташып, гыйлемнәре ургып торган, халыкны дингә өндәп, чын-чынлап гамәл кылучылар иде бит алар… Редакциягә җеназада катнашучыларга газета аша рәхмәт белдерергә кергән Гөлназның олы кайгысын ничек уртаклашырга, юатырга белмичә карап торам. Аны кочаклап, үкереп елыйсым килә. Тик моның җаһилият галәмәте икәнен дә аңлыйм. Ә ул сөйли дә сөйли: "Буага әниләргә кунакка кайткан идек. Соңгы намазны бергә укыдык. Кызларыбыз үзләренекен укыдылар. Ашарына тыга башлагач: "Миңа ризык кирәк түгел",-диде. Аерылышасы килмичә, күзләремә озаклап багып торды… Аның вафатыннан соң, якыннарымның кайсының туе, кайсының никахы булды, кайсының бәбие туды. Дөнья шулай яратылган: берәүләр килә, берәүләр китә. Минем кайгы дип туктап тормый. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире шундый. Яшәргә кирәк!" Үземне юатып, соңгы намаз турында вәгазьне хәтеремдә яңартып китте Гөлназ. Беркөнне Казанга барганда, фаҗига булган урыннарын тагын бер кат игътибарлап карадым, белгәннәремне укыдым. Аннары йокымсырап киткәнмен, төш күрдем: миңа зәңгәр күккә күтәрелеп карарга кушалар имеш. Җем-җем нурлар сибелгән озын көмеш торбаның теге башыннан егермеләп түбәтәй кигән кеше карап тора. Барысы да шат елмаялар. Исмәгыйль, Әлфит, Вәлиулла хәзрәтләрне анык шәйләп калдым...

Бәхет өчен яратылган

Галәм киңлегендә йөзеп баручы планетабызда төрле төстәге, төрле милләттән, диннән булган кешеләр яши. Аларның идеаллары, хыяллары, бәхеткә омтылышлары бердәй: барыбыз да әти-әни булырга, яхшы нәсел калдырырга, сау-сәламәт, бәрәкәтле, игелекле тигез гомер итәргә омтыла. Барыбыз да үзен санлаганнарын, бәяләгәннәрен ярата, иманлы, диндар, акыллы һәм күркәм әхлакка ия булган, гыйлемле, зирәк кешеләргә тартыла. Хәзер суперкешеләр, әллә ниткән байлар, түрәләр барлыкка килә башлады. Тик кеше бәхетен урлап, хакына кереп, бәхетле булып булмый ул. Дөнья миграцияли. Кечкенә генә Мамадышыбызда да кемнәр генә юк. Акча эшләргә дип, киләләр. Ә безгә җиде диңгезләр артында барысы да бай, рәхәт яши сыман тоела. Кая гына барсаң да, үзеңне алып китәсең шул. Үзеңне үзгәртмәсәң, берни үзгәрмиячәк. тамырларым барып тоташкан татар халкын, туган җирен чәчәк аттыручы, һәрчак көчле рухлы, бай иманлы, хөр күңелле, хезмәтсөяр итеп күрәсем килә. Аланлыктагы төрле чәчәкләр кебек матурлык чәчик, дус яшик. Бәдәнебездән куәт, гайрәт китмәсен, күңелебездә шатлык, дәрт ташып торсын, җаннарыбыз имин, иманыбыз нык булсын. Ике дөнья бәхете, җәннәт ачкычы-үз кулыбызда. Кешелеккә изге китап-яшәү инструкциясе бүләк иткән 99 күркәм исем иясе шөкер итүчеләрне үз канаты астына ала, шайтан вәсвәсәсеннән саклый, бәрәкәт иңдерә.

Әй, адәмнәр! Дөреслектә, Без сезнең барыгызны да бер ир белән хатыннан-Адәм белән Һавадан-яраттык, һәм сезне төркем-төркем, кабилә-кабилә кылдык, бер-берегездән аерылып торсын өчен. Дөреслектә, сезнең хөрмәтлеләрегез-Аллаһы Тәгалә каршында тәкъварагыгыз. Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗә һәм хөрмәт нәсел-нәсәп белән түгел, ә тәкъвалык белән. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә-сезнең асылыгызны һәм нәсәбегезне белүче, гыйлем һәм гамәлләрегездән хәбәрдар." Коръән : "Хуҗурат" сүрәсе, 13нче аять.

Алсу Дияр

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: