Нократ

Барыбыз да бер көймәдә

Терроризм, экстремизм, милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча Америка ачмасымны беләм. Тик гражданлык позициямне ачыклап, уйларымны ак кәгазь битенә төшерим әле. Халыклар, диннәр дуслыгы-иммунитет Никтер терроризмны дөнья күләмендә мөселманнар белән бәйлиләр, "Аллаһтан башка илаһ юк" нигез әркәнен, ниндидер бер коточкыч, террористик мәгънәдәге гайбәрә икән дигән сафсата мәгълүматны киң масса халыкның...

Терроризм, экстремизм, милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча Америка ачмасымны беләм. Тик гражданлык позициямне ачыклап, уйларымны ак кәгазь битенә төшерим әле.
Халыклар, диннәр дуслыгы-иммунитет
Никтер терроризмны дөнья күләмендә мөселманнар белән бәйлиләр, "Аллаһтан башка илаһ юк" нигез әркәнен, ниндидер бер коточкыч, террористик мәгънәдәге гайбәрә икән дигән сафсата мәгълүматны киң масса халыкның аңына сеңдерергә тырышалар. Минем өммәтемдәме кемгәдер начарлык теләүчеләр, үч алучылар?! Ислам-татулык, шәфкать һәм мәрхәмәтлелек дине. Ул кешене генә түгел, хәтта хайваннарга да шәфкатьле булырга, аларның тормышларын да сакларга, зарарсызларын үтермәскә куша. Без беркемгә дә янамыйбыз, башкалар хакына кул сузмыйбыз. Әмма безнең бәхетле, тату Татарстаныбызга андый куркыныч янамый дип йөргәндә, башкалабыз үзәгендә җәйге кояшлы көндә мөфтине (!) шартлату һәммәбезне тетрәндерде. Димәк, ХХI гасыр чумасы-терроризм һәм экстремизм янәшәдә генә йөри. Уяу булырга кирәк.
Татарстан Республикасы-ике иң эре этнос-татарлар һәм русларның, ислам һәм христиан дине тотучыларның тигез хокуклы булып, яхшы мөнәсәбәтләрдә озак еллар тату гомер кичергән төбәгедер. Республикада 115 милләт вәкиле яши диләр. Безнең күңелләрдә толерантлык кечкенәдән тәрбияләнә. Игелек, сабырлык, мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә хөрмәт, үтерүнең иң зур гөнаһ булуы, караклык, кешеләр турында начар уйламаска өйрәтү-һәр диннең нигезе.... Алдау, гайбәт сөйләү, хыянәт, урлау, дан-шөһрәткә табыну, рәнҗетү юньлегә илтми. Явызлык юлына бассаң, явызлыкка тап булырсың, яхшы юлда йөрсәң, тыныч-рәхәт яшәрсең. Замана кешесе үз динен генә түгел, башкаларныкын, күршесенекен дә белергә, хөрмәт итәргә тиеш. Кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне, аңлашуны саклау-җәмгыятьне алга җибәрүче, үстерүче шартлар. Халыклар дуслыгы-һәммәбез өчен иммунитет.
Чукынчык!
Мин-керәшен хатыны. Фамилиям-Спиридонова. Моннан өч-дүрт ел элек ирем белән безнең арада шундый сөйләшү булды.
-Җүнле хатыннар ире диненә күчә.
-Беренчедән, мин безнең гаиләдә дин тоткан кешене күрмим әле. Икенчедән, Алла-бер һәм бердәнбер. Барыбызның да Аның каршына басасы, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап тотасы бар. Ялгыз гына. Аллаһы Тәгалә тарафыннан җир йөзенә җибәрелгән соңгы хак дин-Ислам, аның китабы-Коръән икәнен белә торып, мин ничек башка юлдан китим?! Мин сине бик-бик яратам. Әмма...
Шул көнне мин башыма ак яулыгымны ябып куйдым. Капитуляция көтелми! Ә сөекле иремне, гомерлек юлдашымны, җанымның яртысын яратуым хак: аның җырлавына, башын ташлап ихлас көлүенә, ихласлыгына, фидакарьлегенә, табигыйлыгына, сөйкемлелегенә, тугрылыгына, туган җанлылыгына, киң һәм көр күңеллелегенә, сүзендә торучанлыгына мин гашыйк. Мөэмин мөселман бит ул, чукынчык! 25 ел бергә яшибез инде, тиздән безнең көмеш туй.
...Әйе, бу дөньяда иң җиңеле дә, иң авыры да үзең булып кала белү.
Үзеңә теләгәнне, башкага телә
Сиэтлдагы олимпиадада инвалидлар 100 метрга йөгергән вакытта берсе егылды һәм кычкырып елап җибәрде. Йөгерешчеләр, бөтенесе туктап, кире борылып килделәр, кем аны торгызу өчен кул бирде, кайсы күз яшен сөртте, кайсы аркасыннан сөйде... Ул тынычлангач, барысы да бергә җитәкләштеләр дә, финишка таба атладылар... Бу хәлне күзәтеп торган стадион, аягүрә басып, озаклап алкышлады. Күпләр күз яшьләрен сөртте. Елатырлык, уйландырырлык, гыйбрәтле вакыйга булды шул бу. Тормышта да һәммәбезнең беренче буласы, җиңәсе килә, егылып калучыларны, ярдәмгә мохтаҗларны күрмәмешкә салышабыз... Безнең район инвалидлары команда белән каядыр барып җиңеп кайткан саен, аларны кайчандыр җитәкләгән, ышаныч биргән, җиңүләргә рухландырган Хәят Алексееваның исемен зур горурлык белән искә алам. Мари авылы -Зур Шыяда дистәләгән еллар буе директор булып эшләгән мәгариф ветераны, чын кеше иде мәрхүмә. Әлеге авылда аны ничек хөрмәтләүләрен, олылауларын күреп исем китте. Зуршыялылар да, район инвалидлар җәмгыяте дә Остазларының эшен лаеклы дәвам итә.
Рәхимәттәй
Ике әбием дә, бабам да сугыш вакытында үлгәннәр. Әби назы, тәрбиясе күргән кеше түгел мин дип йөри идем, беркөнне төшемдә күрше Рәхимәттәй миңа нидер әйтергә теләде.
Без кечкенә чакта авылда балалар бакчасы булмаган. Әни мине, имчәк баласы килеш, күрше әбигә карарга биргән. Хәтерлим: ике-өч яшьлек чагым, әллә аннан да кечкенәрәк булдым микән: агач сәкедә утырып торам, тирә-юнемне күзәтәм. Ап-ак итеп акшарланган мичтә шарт-шорт килеп утыннар яна. Стенадагы сәгатьнең күкесе, оясыннан чыгып, әледән-әле кычкырып кереп китә. Кызыл бизәкле батист яулыклы, вак чәчәкле ситса күлмәкле әби, кулын каш өстенә куеп, аны еш карый. Герләрен рәтли. Мичтән кып-кызыл күмерләрне торбасына салып, җиз самавырын куеп җибәрә. Кайчагында аны күн итек белән "фырлатканын" кызык итеп карап торам, кычкырып-кычкырып көләм. Агач сәкедән шуам. Казандагы суга сабын савытын салып, параход йөздерәм. өйгә керткән кәҗә бәтиләре белән сөзешле уйныйм. Бераз артыграк шуклана төшсәм: "И, Алланың рәхмәте төшкере,"-дип башымнан сыйпый, еш кына шапылдатып сөя. Күке иң күп кычкырган вакытта без аның белән самавыр эчендә пешкән йомыркаларны ашыйбыз. Сөтле чәй эчәбез. Ашап бетергәч әппәр итәбез. Аннары ул, комганын тотып урамга чыгып керә дә, сандык өстендәге хәстәрләп төрелгән иске генә яшел чүпрәген идәнгә җәеп, аңа кереп баса. "Бисмилла, бисмилла, Алла, акбәр,"- дип бик еш кабатлый. Иелә-бөгелә, тагын торып баса. Хөрмә төшеннән ясалган дисбесен тарта. Мин бу вакытта сәкедә тып-тыныч утырырга тиеш. Мин әкрен генә артына килеп басып, аның хәрәкәтләрен кабатлыйм. Бу бит теге совет заманасының алтмышынчы еллар уртасы була инде. Искә төште. Тәүге аятьләрне, догаларны менә кемнән ишеткәнмен икән! Бик рәхмәтле мин сиңа, Рәхимәттәй! Догамнан калдырмам...
Чын татар әбие нинди дигәндә, күз алдыма аның образы килеп баса хәзер.
Ян, ян, юл күрсәтүче йолдыз
Анна Герман турында киноны икенче тапкырында да йотлыгып, елый-елый карадым. Ничектер моңа кадәр игътибар ителмәгән: бигрәк фаҗигале язмышлы җырчы булган икән яратып тыңлый торган артисткам. Кечкенәдән җәбер-золымнарга дучар ителгән, Казахстанда яшәгәндә әтисе сәяси репрессия корбаны булган, бала халык дошманы исемен күтәргән. Польшага күчеп китәргә мәҗбүр булса да, Россиягә мәхәббәтен бер дә җуймаган. Аннары юл-транспорт фаҗигасе, озак елларга сузылган хасталык, яңадан йөрергә өйрәнү, сәхнәгә аяк басу, яман чир белән көрәш... Аның башына төшкән сынауларны сөйләп кенә бетерә торган түгел... Һәр җыры ник тәннәрне чемердәтә, ник туктап калып, әсәрләнеп тыңлап торам соң әле дип уйлый идем, хикмәт әнә нәрсәдә булган. Һәр җырын соңгысы сыман башкарган икән бит ул. Чын йөрәктән чыккан җыр теләсә кайсы телдә булса да, теләсә кайсы милләт вәкиленең йөрәк түренә барып җитә. Горур, якты күңелле, чын артистка Анна Герман! Киноның ахырында нәни улын кочаклап тотты да: "Улым, мин мәңгелеккә китәм. Бик сагынганда төнге күктәге йолдызга карарсың, яме,"-диде. Үзе үлгәч, бер йолдызлыкка аның исемен бирәләр... Кичке күккә караган саен ул минем дә искә төшә. Колагымда җыры яңгырый башлый:
Гори, гори, моя звезда...
Звезда любви приветная!
Ты у меня одна заветная,
Другой не будет никогда...
Чыгачак моннан галим!
"Мамадыш совхозы" бистәсендәге үз өебездә тыныч кына яшәп ятабыз. Чит илләр белән элемтәбез булыр да сыман түгел иде. Чираттагы Питрауда ирем яныма бер егет китереп бастырды. "Минем эш күп, синең белән йөреп торсын, безгә кунакка кайтачак япон галиме бу,"-ди. Менә ичмасам, күрәчәгең булса. Интернеттан тиз генә ачыкладым: Акира Сакурама-Япониянең Хоккайдо университетының славяннарны өйрәнү үзәге аспиранты, этнограф. Казанда яшәп, "Татарстанда керәшен тормышы динамикасы" дигән темага диссертация яза. Шушы егет безгә ияреп кайтты. Кызыбыз Алиса "Керәшен чибәре" конкурсында катнашкан иде. Дүсмәттә яшәүче Анный әбисенең сандыгында ни бар, барысын да эшкә җиктек: ярты гасыр элек кулдан тегелгән шакмаклы киндер күлмәк, чиккән алъяпкыч, тастымал, чигәчә, түшлек... Иртән сумкадан шуларны алып урнаштыра башлаган идем, сулышы кабып, йөгереп килеп җитте бу. Кош тотканнан ким кыланмады түлке: зур кызыксыну белән тотып, иснәп карый, татардан да җентекләп тикшерә. Фотоаппаратын, диктофонын, ноутбугын өстерәп чыгарды. Безнең китапханәне күреп аһ итте, бөртекләп актарып бетерде (гомер буе җыйган "байлыгыбызга" бәя бирүче табылды, ниһаять!) Япон, инглиз, рус, татар телләрендә иркен сөйләшә, кемнәр белән генә аралашмый... Көне-төне эштә, яза да, яза, яза... Степан белән авылларда йөреп, керәшеннәрнең үзаңын, йолаларны ничек башкаруларын өйрәнде. Мәгълүматны беренчел авыздан гына ала, үзе тотып карый, фактны төрле ысуллар белән теркәп куя... Кумырык әбиләре янына барып кайттылар. Аларның җырларының ихласлылыгы турында и сөйли бу миңа мавыгып, и сөйли. Шаккаткан. Ике атнадан артык кунак булды. Минем белән бакчага чыгып алабута да утады, яшелчәләргә су да сипте, чишмәгә суга да барды. Гел пирмәнкә, дурычмак, күзикмәкләр белән генә сыйлый алмадым, безнең белән тәбә, токмач, сөтле чәйгә ризалашкан чаклары да булды. Моңа матди түгел, рухи азык кыйммәт. Болай чит-ят җирләрдә дәрвишлектә йөрү өчен никадәр чыдамлылык, үз эшеңә бирелгәнлек, түбәнчелекле булу, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне көйли белү кирәк бит ә?! Чыгачак моннан галим! Чыгачак... Керәшеннәр турында үзләреннән дә күп белә ул хәзер.
Алсу Дияр
(Ахыры бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: