Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барлык юнәлешләр кызыксындыра

Районның иҗтимагый Советы эшчәнлеген активлаштырды. Районда урак башлангач, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә, сыйфат комиссиясе төзеп, урып-җыю эшләренең оештырылышы белән кызыксынып чыктылар. Әлеге рейд турындагы материал газетабызның 27нче июль санында "Комиссиянең күзе үткен" дигән исем белән басылып та чыккан иде. Советның узган чәршәмбедә булган утырышында комиссия рәисе Әгъзам...

Районның иҗтимагый Советы эшчәнлеген активлаштырды. Районда урак башлангач, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә, сыйфат комиссиясе төзеп, урып-җыю эшләренең оештырылышы белән кызыксынып чыктылар. Әлеге рейд турындагы материал газетабызның 27нче июль санында "Комиссиянең күзе үткен" дигән исем белән басылып та чыккан иде. Советның узган чәршәмбедә булган утырышында комиссия рәисе Әгъзам Низамовның шушы тикшерүгә багышланган отчеты тыңланды. "Районыбыз хуҗалыкларында уңыш алудагы чуарлык туфрак эшкәртүдә, чәчүдә технологияләрне үтәмәүдән килә,"-диде ул. Совет әгъзалары авыл хуҗалыгы киңәшмәсендә тәкъдимнәр белән чыгыш ясарга кирәк, дигән карар кабул иттеләр. Ә район инвалидлар советы рәисе Илсөяр Габдрахманованың чыгышы Мамадышта "Үтемле мохит" программасын тормышка ашыруга багышланган иде. Районыбызда 4200 чамасы инвалид яши. Аларның һәркайсы нинди дә булса ярдәмгә мохтаҗ. Бигрәк тә коляскаларда йөрүчеләргә игътибар таләп ителә. Күпфатирлы йортларның өске катларында яшәүчеләргә урамга чыгу да олы проблема. "Үтемле мохит" программасы нигезендә, аларны беренче катларга күчерү чаралары күрелергә, биналарга кергәндә култыксалы, стандартларга туры килерлек итеп ясалган пандуслар булырга тиеш. Мамадышта да ясала пандуслар. Әмма кайберләрендә инвалид коляскасы белән күтәрелү һәм төшү бөтенләй мөмкин түгел. "Бары "Магнит" кибетенә керә торганы гына бераз тиешле таләпләргә туры килә,"- диде Илсөяр Габдрахманова ачынып. "Карточкаларга төшереп, җыелышта үзләренә күрсәтик,"-диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова. Район үзәк хастаханәсендә инвалидлар өчен санитар-гигиена бүлмәсе оештыру турында да сүз булды анда. Рудольф Рәфыйков базар янындагы үзе яши торган күпкатлы йортта өч ай инде су булмаудан зарланды. Автобус тукталышларында чүп ташлау өчен урналар җитмәвен, аларның утыргычларының пычрак булуын да әйтеп узды ул. Сентябрь аена Совет президиумының көн тәртибе дә расланды утырышта. Аннан Совет әгъзаларына таныклыклар тапшырылды.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев