Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барлык АЗС та “чиста” түгел

Татарстандагы меңгә якын ягулык салу станцияләренең 5 процентында гына ягулык тиешле таләпләргә җавап бирми. Бу турыда чәршәмбе көнне "Ягулык-энергия ресурсларын рациональ файдалану идарәсе" дәүләт бюджет учреждениесе оештырган видеобрифингта хәбәр ителде. Узган ел азагында үткәрелгән айлык барышында билгеле була бу саннар. Кайбер ягулык салу станцияләрендә составында күкерт күп булган, болганчык, кабыну...

Татарстандагы меңгә якын ягулык салу станцияләренең 5 процентында гына ягулык тиешле таләпләргә җавап бирми. Бу турыда чәршәмбе көнне "Ягулык-энергия ресурсларын рациональ файдалану идарәсе" дәүләт бюджет учреждениесе оештырган видеобрифингта хәбәр ителде. Узган ел азагында үткәрелгән айлык барышында билгеле була бу саннар. Кайбер ягулык салу станцияләрендә составында күкерт күп булган, болганчык, кабыну температурасы буенча тиешле таләпләргә җавап бирми торган бензин, дизель ягулыгы салу очраклары теркәлгән. Бүгенге көндә районыбыз территориясендәге 14 АЗСның (шуларның 5се-"Татнефтепродукт" филиалыныкы, аның тагын Кукмара районында-3, Нократ Аланы шәһәрендә 1 станциясе бар) берсе дә "кара исемлеккә" эләкмәгән. Бәяләргә килгәндә, Идел буе федераль округында иң арзан бензин һәм дизель ягулыгы Татарстанда. Кызганычка каршы, якын киләчәктә аларның кыйммәтләнүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X