Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларча шатланам

"Нократ" белән дуслыгым инде өч дистә ел дәвам итә. Зөлфирә Саматова, Көмешкүл мәктәбе укытучысы Башта га авыл, мәктәп яңалыкларын, күңелне борчыган мәсьәләләрне үзем юллый идем. "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәген җитәкли башлагач, иҗади дуслыгыбыз аеруча ныгыды. Атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасы-көтеп алган көннәрем. Укучыларымның язмаларын газета битләрендә күреп, балаларча шатланам. Безнекеләрнең күпчелек...

"Нократ" белән дуслыгым инде өч дистә ел дәвам итә.

Зөлфирә Саматова,

Көмешкүл мәктәбе укытучысы

Башта га авыл, мәктәп яңалыкларын, күңелне борчыган мәсьәләләрне үзем юллый идем. "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәген җитәкли башлагач, иҗади дуслыгыбыз аеруча ныгыды. Атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасы-көтеп алган көннәрем. Укучыларымның язмаларын газета битләрендә күреп, балаларча шатланам. Безнекеләрнең күпчелек хезмәтләре газета битләрендә дөнья күрде. Дистәгә якыны редакциянең "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Мәктәпне тәмамлаган укучыларымның кайберләре әле бүген дә иҗади эш белән шөгыльләнә. Алия Мөбарәкшинаның язмалары әледән-әле республика матбагаларында басылып тора. Шушы газета аша канат ярган Гөлия Садыйкова хәзер "ТНВ-Планета" каналының "Татарлар" тапшыруында администратор булып эшли. Гөлия төшергән сюжетларны бөтен дөнья татарлары күрә. Укучым белән чиксез горурланам һәм редакция хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Әгәр "Нократ" үзвакытында каләм чарларга булышмаса, Гөлия дә журналистика юлыннан китмәгән булыр иде, бәлки. Редакциягә килеп кергәч, андагы мохит, чисталык, ачык йөзле хезмәткәрләр күңелгә рәхәтлек бирә. Һәр очрашуда Алсу Спиридонова, Фирая Мингалиева ханымнар якын итеп каршылыйлар, кирәкле киңәшләрен бирәләр. Моннан канатланып, эшкә яңа дәрт, көч алып чыгасың. Әлеге газета райондашларыбызның иң яраткан басмасыдыр дип уйлыйм мин. Аны алдырмаган кешеләрне аңлый алмыйм. Туган ягыбызның һәр сулышын халыкка җиткерүче мәгълүмат чарасы бит ул. Редакция коллективына яңадан-яңа иҗади үрләр яулап, зур уңышларга ирешүен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев