Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Аяклы китап”

Кешенең сиңа кылган яхшылыклары, олы җанлылыгы бер вакытта да онытылмый ул. Безнең Рәфгать Хәев белән якыннан танышып эшли башлавыбыз 1969нчы елның 19нчы декабреннән, "Спартак" һәм Вахитов исемендәге колхозларны берләштергәч башланды. Яңа хуҗалыкның рәисе итеп Ирек Гыйләҗетдинов сайланды. Аңа үз командасын тупларга, баш агрономны, зоотехникны, инженерны билгеләргә кирәк иде. Элекке Вахитов...

Кешенең сиңа кылган яхшылыклары, олы җанлылыгы бер вакытта да онытылмый ул. Безнең Рәфгать Хәев белән якыннан танышып эшли башлавыбыз 1969нчы елның 19нчы декабреннән, "Спартак" һәм Вахитов исемендәге колхозларны берләштергәч башланды.

Яңа хуҗалыкның рәисе итеп Ирек Гыйләҗетдинов сайланды. Аңа үз командасын тупларга, баш агрономны, зоотехникны, инженерны билгеләргә кирәк иде. Элекке Вахитов исемендәге колхоздан баш белгеч вазыйфасына мин генә тәкъдим ителдем. Калганнары "Спартак"тан булды. Мин монда Ирек Гыйләҗевның уң кулы булган, бертуганнардай эшләгән Рәфгать Хәевның кешенең хезмәтен бәяли белүен күрәм. Без бик тату эшләдек. "Спартак" колхозы узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Мамадыш районында гына түгел, республикада алдынгы урыннарда барды. Россия күләмендә дә терлекчеләребезнең, механизаторларыбызның исемнәре яңгырап торды. Ул вакытта унбиштән артык кеше хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Хуҗалык партия оешмасын җитәкләгән Рәфгать Хәев үзе дә ике орден, егерме биштән артык төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Район тарихында беренче булып без һәр сыердан 3000 килограмм сөт савып күрсәттек. Ул чор өчен бу бик зур күрсәткеч иде. Аның тынгысызлыгы аркасында авылларда мәдәният эше гөрләп торды. Хуҗалык исәбе белән Югары Сонда ике катлы мәдәният йорты, Урта Сонда клуб төзелде. Югары Сонда Мамадыш музыка мәктәбенең филиалы ачылды. Колхозның фольклор коллективы Казанга барып призлы урын яулап, зур бүләкләр белән кайтты. Ирек Гыйләҗетдинов һәм Рәфгать Хәев җитәкчелегендә "Спартак" колхозы яулаган үрләрне саный китсәң, бик озынга чыгачак. Җәмәгате Венера ханым белән дүрт бала үстереп, һәркайсына югары белем бирделәр, алар дәрәҗәле урыннарга урнаштылар. Табиб та, судья да, укытучы да, икътисадчы да бар алар арасында. Йортларына кереп чыккан арада да, аларның олы җанлылыгын, киң күңеллелеген, мәрхәмәтлелеген күреп, мин дә шулай булыйм дип, үзгәрергә тырышасың. Венера ханым белән бигрәк тә пар килгәннәр. Кимчелексез кеше булмый, диләр. Авыр хәлләргә төшкән вакытымда мин үземә: "Бу вакытта Рәфгать абый нишләр иде икән?"-дигән сорау куям һәм ялгышмыйм. Ул әйткәнчә булса, дөрес юлга чыгасың. Бергә эшләгән елларда да без аңа бик күп сораулар белән мөрәҗәгать итә идек. Аның кушаматы да: "Аяклы инцеклопедия китабы". Бер вакытта да: "Аптыратма әле, вакытым юк,"-дип әйткәне булмады. Пенсиягә чыккач кроссвордлар төзи башлавы да шуның бер чагылышыдыр.

ФАЗЫЛҖАН МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Кече Сон авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X