Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ай үсәсен көн үскән

Табигать-ана нинди генә могҗизалар тудырмый. Төрле киек-җанварлар кыяфәтендәге бәрәңгеләр һәм кишерләр, изге сүзләр язылган йомыркалар, гадәттәгеләреннән галәмәт олы яшелчәләр... Районыбызның Берсут-Сукачы авылында яшәүче Минзилә һәм Мөхәммәт Фассаховлар да быел 65 килограммлы кабак үстергәннәр. Мөхәммәт ага аны өйләренә үзе генә күтәреп алып керә дә алмаган. Тагын сигез данә 40-50 килограммлылары да...

Табигать-ана нинди генә могҗизалар тудырмый. Төрле киек-җанварлар кыяфәтендәге бәрәңгеләр һәм кишерләр, изге сүзләр язылган йомыркалар, гадәттәгеләреннән галәмәт олы яшелчәләр... Районыбызның Берсут-Сукачы авылында яшәүче Минзилә һәм Мөхәммәт Фассаховлар да быел 65 килограммлы кабак үстергәннәр. Мөхәммәт ага аны өйләренә үзе генә күтәреп алып керә дә алмаган. Тагын сигез данә 40-50 килограммлылары да булган әле. Мөхәммәт ага алып килгән рәсемнәргә генә ышанып бетмичә, әлеге кабакларны без Усали төбәгенә баргач, үз күзләребез белән дә күреп чыктык, күтәргәләп тә карадык. "Кабаклар патшасы" да, аның кайбер иштәшләре дә исән иде әле.
- Орлыкларын Кама урманчылыгы бистәсендә яшәүче туганнарыбыз биргән иде. Андагы комлы җирдә дә бик яхшы уңалар икән. Сортын да, аларның кайдан алганнарын да әйтә алмыйм. Былтыр беренче тапкыр утырткан идек. Галәмәт күп үстеләр, берсенең авырлыгы 53 килограмм булды. Быел яз бәрәңге утыртканда орлыкларын төрткәләп чыккан идем. Бәрәңгеләрне өйгәндә төпләрен йомшарттым. Су сипкәнебез булмады. Үзләре үстеләр инде шунда. Быелгы җәйнең яңгыры да, җылысы да җитәрлек булды бит. Бик күп булдылар алар. Иң олыларын өйгә алып кердек. Үзебез пенсионерлар бит, сарыклар гына асрыйбыз. Вакларын аларга турап ашатабыз. Бер машина әрҗәсе Түбән Якедәге туганнарга да җибәрдек, - дип сөйләде хуҗабикә Минзилә ханым.
Орлыкларын сорап кергән авылдашларына да биргәләп чыгарганнар. Гигант кабаклар Усали төбәгендә киләчәктә күп үсәчәк, димәк.
-Мөхәммәт абыйларның кабакларын Мамадышка ярминкәгә алып барырга да сөйләштек, - ди Усали авыл җирлеге башлыгы Әлмир Зиатдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев