Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылның соңгы ветераны

Владимирда 1925нче елда туган Георгий Такмеев авылның иң өлкән ир заты. Георгий дәдәй Усалида җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Усадта механизаторлар әзерли торган мәктәптә тракторчы, комбайнчы һөнәрләрен үзләштерә. Бөек Ватан сугышы башланганчы элекке Кызыл Йолдыз районының "Авангард" колхозының 2нче бригадасын җитәкли. Унсигез яшьлек егет генерал Баграмян командалык иткән Беренче Балтыйк буе...

Владимирда 1925нче елда туган Георгий Такмеев авылның иң өлкән ир заты. Георгий дәдәй Усалида җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Усадта механизаторлар әзерли торган мәктәптә тракторчы, комбайнчы һөнәрләрен үзләштерә. Бөек Ватан сугышы башланганчы элекке Кызыл Йолдыз районының "Авангард" колхозының 2нче бригадасын җитәкли. Унсигез яшьлек егет генерал Баграмян командалык иткән Беренче Балтыйк буе фронтында тәүге чирканчыгын ала. Сугышка кергән беренче көннәреннән үк танк командиры итеп билгеләнә. Декабрь аенда ул утырган танкка снаряд тиеп, яна башлый. Люктан чыкканда башына дошман пулясы тиеп, каты яралана. Кыр госпиталендә аңына килә, шунда дәвалана. Георгий дәдәй Белоруссия, Польша җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен ул Брест шәһәрендә каршылый. Старшина дәрәҗәсе алган язмам герое туган авылына 1950нче елда кайтып төшә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен I-II дәрәҗә "Ватан сугыш" һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнә. 1951нче елда Кызыл Йолдыз районы үзәге булган Котлы Бөкәштә "Союзпечать" бүлеге башлыгы булып эшли башлый. Район беткәч, ул Пермь өлкәсенең Краснокамский шәһәренә күченеп китә. Лаеклы ялга чыкканчы шундагы "Гидротехник корылмалар" трестында участок начальнигы вазыйфаларын башкара. Әлеге оешма Чулман елгасының яр буйларын ныгыту белән шөгыльләнә. Әни ягыннан якын туганыбыз булган Георгий дәдәй быел безнең авылга кунакка кайтты. Аның белән Владимирга бардык. Ул анда туганнарында булды, туып-үскән йортына кереп чыкты. Аның әти-әниләре, кызы шушы авылда җирләнделәр. Аларның каберләренә дә барып килде. "Мин бригадир булып эшләгән чорларда колхозда 300ләп кеше хезмәт куя иде,"-дип искә алды ул. Авылда йортларның, халыкның нык кимүенә нык борчылуын да яшермәде.

Алексей Чернов. Рәхмәт Аланы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев