Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылга сыйфатлы дәвалау

Шимбә көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә берничә мәсьәлә каралды. РФнең 185-ФЗ санлы "Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруда ярдәм фонды турында"гы канунның Татарстанда үтәлеше, белем бирү объектларында капиталь ремонтның, ФАПлар төзү, аларга ремонт үткәрү, аларны модернизацияләүнең үтәлеше турында җитди сөйләшү алып барылды. Җөмһүриятебездә "Чиста су" программасы, фатирларга шәхси...

Шимбә көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә берничә мәсьәлә каралды. РФнең 185-ФЗ санлы "Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруда ярдәм фонды турында"гы канунның Татарстанда үтәлеше, белем бирү объектларында капиталь ремонтның, ФАПлар төзү, аларга ремонт үткәрү, аларны модернизацияләүнең үтәлеше турында җитди сөйләшү алып барылды. Җөмһүриятебездә "Чиста су" программасы, фатирларга шәхси җылыту җайланмалары урнаштыру да югары даирәләр тарафыннан җитди күзәтү астында тотыла. Ведомствоара электрон аралашу буенча төбәк ситемасы эшен оештыруга да басым ясалды видеоконференциядә. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүне дә сузмаска кирәклеге ассызыклап үтелде. Югарыда телгә алынган программаларның үтәлеше буенча районыбызда җитди эшләр алып барыла. Агымдагы елда белем бирү, торак йортларга капиталь ремонт программасына кергән объектлардагы эшнең барышы районыбыз җитәкчелеге тарафыннан җитди күзәтчелек астында булды. Дүрт мәктәптә, алты торак йортта, 19 ФАПта капиталь ремонт уздырылды. Җөри, Пойкино һәм Югары Ушма авылларында төзеләчәкләренә фундаментлар казылды, канализация чыгарылып куелды инде. Бүгенге көндә "Мамадыштөзү" җәмгыяте Усали һә Түбән Тәкәнеш амбулаторияләрендә капиталь ремонт эшләрен җәелдереп җибәрде. Беренчесендә инде шактый күләмдә эшләр башкарылган. Шул ук вакытта әлеге биналарның түбәләрен ябу өчен калай кайтарту эшләре бара. Киләсе елда капиталь ремонт программасына эләгәчәк мәктәпләр һәм йортларга проект-смета документлары әзерләнеп бетү алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев