Нократ

Авылга мәхәббәтне–мәктәптән

Бүген "Вамин" ААҖнә кергән авыл хуҗалыклары предприятиеләрендә хезмәт куючыларны җәмгыть банкротлыкка чыга икән, дигән хәбәр куркыта. Бөтен малларын, техникаларын алып бетерәчәкләр, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. "Әйе, бүген акционерлык җәмгыятенең миллиардлы сум әҗәте җыелган. Әмма Татарстан Хөкүмәте аның карамагындагы предприятиеләрне язмыш кочагына ташларга җыенмый. Аңа яңа җитәкче билгеләнде. Киләсе...

Бүген "Вамин" ААҖнә кергән авыл хуҗалыклары предприятиеләрендә хезмәт куючыларны җәмгыть банкротлыкка чыга икән, дигән хәбәр куркыта. Бөтен малларын, техникаларын алып бетерәчәкләр, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. "Әйе, бүген акционерлык җәмгыятенең миллиардлы сум әҗәте җыелган. Әмма Татарстан Хөкүмәте аның карамагындагы предприятиеләрне язмыш кочагына ташларга җыенмый. Аңа яңа җитәкче билгеләнде. Киләсе елның мартына чаклы "Вамин" процедура күзәтүе узачак. Аннары банкротлык процедурасы үтәчәк. Яңа милекчеләргә биреләчәк ул. Ә идарә итү формасы ничек булыр, монысы да уңай якка хәл ителәчәгенә шик юк," - диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов чәршәмбе көнне "Вятка" бүлекчәсенең Пойкино фермасында хезмәт куючылар белән булган очрашуында. Аның сүзләренә караганда, "Вамин"ның безнең район территориясендәге "Нократ" һәм "Тәкәнеш" агрофирмаларында хәлләр башка төбәкләр белән чагыштырганда яхшырак әле. Яңа Чишмә районында агымдагы елда 76 механизатор эштән киткән. Аларда әле июнь аена да хезмәт хакы бирелмәгән. Терлекчелек һәм игенчелек тармагында күрсәткечләр аска тәгәрәгән. Ә бездә бу яктан зарланырлык түгел. Ит һәм сөт җитештерү күләмнәре корылык елларында да сакланып калды. Корылык димәктән, районга ул китергән зыянны каплау өчен федераль бюджеттан акча керәчәк. Аны иң беренче нәүбәттә хезмәт хакына бирергә кирәклеген ассызыклап үтте районыбыз җитәкчесе. Аның сөт сатудан кергән акчаның яртысы шунда ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә биреләчәге турындагы хәбәрен дә Пойкино фермасында хезмәт куючылар сөенеп кабул иттеләр. Бүгенге көндә биредә 480 баш мөгезле эре терлек асрала. Аларны җиде кеше карый. Симертүдәге маллар узган айда 800 граммнан артык тәүлеклек артым биргәннәр. Районда бу күрсәткеч буенча әлеге ферма коллективы алдынгылар рәтендә бара. Хезмәт хакларына килгәндә, бүгенге көндә бүлекчәдә уртача айлык хезмәт хакы 8900 сумнан артык тәшкил итә. Моннан ике ел элек ул 2000 сумга азрак булган. Дөрес, түләүдә тоткарлык бар. Келәүеш авыл җирлеге территориясендә прописка буенча 307 кеше теркәлгән. Шуларның 38е генә язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгәннәр. 49 кеше эшсезләр исемлегендә тора. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен агымдагы елда алты кеше кредитлар алганнар. Шундыйларның берсе Келәүеш авылында яшәүче Валерий Гумбин заманында авылдагы мебель фабрикасында эшләгән. Ул таркалгач, үзенең шәхси эшен ачкан. Рамлы пычкы алып, агач эшкәртүдән башлый ул. Бүгенге көндә бура өчен агач материалы ясаучы җайланма да урнаштырган. Авыл хуҗалыгы техникасы да бар. Алар белән печән әзерләгәндә келәүешлеләргә, күрше авылларда яшәүчеләргә ярдәм итә икән. Киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагында да ныклап эшкә керешмәкче. Территориягә кергән җиде авылдагы 303 йортның 72сендә кеше яшәми. Калганнарында нибары 70 сыер, 235 сарык асрала. Төбәктә икешәр сыер асраучы нибары биш хуҗалык кына бар. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов авыл җирлегендәге күп кенә социаль объектларда булып, аларда хезмәт куючылар, гади халык белән очрашты, сорауларга җавап бирде. Аеруча балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булган сөйләшүләр җанлы барды. Ни әйтсәң дә, бүгенге көндә авыллар яшәсен өчен, сабыйлар күңелендә салага мәхәббәтне белем бирү учреждениеләреннән үк башларга кирәк. Ә моның өчен ата-ана аларга үрнәк булырга тиеш. Яшерен-батырын түгел, бүгенге авыл баласы да замана шаукымына ияреп, күп вакытларын компьютер артында уздыра. Келәүеш мәктәбендәге берничә сыйныфта районыбыз белем бирү учреждениеләрендә кертелгән "Тормыш дәресләре"нә кагылышлы сорауларга җавапларны укучылар Мамадыш тарихы белән генә бәйләделәр. Сон төбәкләрендә дә шуңа юлыккан идем. Ә бит ул дәресләр күпкырлы булырга тиеш. Әйтик, Келәүеш ягы үзенең тарихы, күпмилләтле, кызыклы шәхесләре белән аерылып тора. Заманында "Вятка" совхозында иң алдынгылар рәтендә йөргән Шахтиннар нәселе турында берничә дәрес, очрашулар үткәрергә булыр иде. Әнә шундый чаралар балаларда туган якка карата хөрмәт уятмыйча калмас иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән кертелгән "Олимпиада - 100" чарасы каты тәнкыйть утына эләкте. Бу турыда газетабызның киләсе санында.

Николай Михайлов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: