Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылдашларым ут өерде

"Кешеләр бер-берсенең хәлен дә белми, бигрәк әшәкеләнделәр,"-дияргә яратабыз. Ә мин көн туса, авылдашларыма рәхмәт укыйм. Аларның ни дәрәҗәдә ярдәмчел, бердәм, әйбәт икәнлеген үз җилкәмдә татыдым. 3нче июньдә төне буе яшенле яңгыр койды. Таң алдыннан гына туктады. Иртән, көтү куып кердем дә, бераз ятып торырга уйладым. Түбәдә нидер кыштырдый. "И, бу...

"Кешеләр бер-берсенең хәлен дә белми, бигрәк әшәкеләнделәр,"-дияргә яратабыз. Ә мин көн туса, авылдашларыма рәхмәт укыйм. Аларның ни дәрәҗәдә ярдәмчел, бердәм, әйбәт икәнлеген үз җилкәмдә татыдым.

3нче июньдә төне буе яшенле яңгыр койды. Таң алдыннан гына туктады. Иртән, көтү куып кердем дә, бераз ятып торырга уйладым. Түбәдә нидер кыштырдый. "И, бу каргаларны нишләтергә, бигрәк әрсезләнделәр",-дип уйлап ятам. Ул арада бакча башыбызда яшәүче Вазыйх Садыйков сулуы кабып йөгереп керде: "Гөлсинә апа, янасыз бит!" Калганын хәтерләмим. Авылдашларымның чиләкләр тотып әрле-бирле чабышканын, күршеләрдән дә шланг сузып су сиптергәннәрен, өйдәге бар җиһазны ун минут эчендә урамга чыгарып өйгәннәрен, түбәне сүтеп атканнарын, аннары сиреналарын улатып Мамадыштан янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнен хәзер авыр төш сыман гына искә төшереп утырам. Яшен мәкерле эшен эшләргә өлгерә алмады: йортыбыз исән калды. Сабантуйдан соң авылдашларым өмә ясап, яңа түбә ябып бирделәр. Бу изге эштә Рәсим Төхвәтов башлап йөрде, дүрт киявем көне-төне чапты. Атна-ун көн дигәндә түбәле булдык та куйдык. Яшьләр җыелышып балчык салдылар. Район хакимияте, авыл советы, хезмәттәшләрем-китапханәчеләр, туганнар, күршеләр, авылдашлар нык булыштылар. Барыгызга да рәхмәтләрем чиксез! Кайгы-хәсрәтләр, бәла-казалар күрмәгез. Бу дөньяның рәхәтлекләрен татып, бергә-бергә бәхетле яшик.

Гөлсинә Байкиева, Югары Ушма авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев