Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл сөтенә җитәме соң?

Казан халкы һәр шимбәне зур түземсезлек белән көтеп ала икән. Моның шулай икәнлегенә районыбызның Усали икътисадый зонасы хуҗалыклары, район кулланучылар җәмгыте, фермерлар тарафыннан уздырылган чираттагы ярминкәгә баргач ышанып кайттым. Биредә бәяләр да "тешләшми", сайлап алырга мөмкинлекләр дә киңрәк. Кеше үз бакчасында үстергән яшелчәләрне ярминкәләрдәге бәяләргә сатмый да сатмый инде. Безнекеләр...

Казан халкы һәр шимбәне зур түземсезлек белән көтеп ала икән. Моның шулай икәнлегенә районыбызның Усали икътисадый зонасы хуҗалыклары, район кулланучылар җәмгыте, фермерлар тарафыннан уздырылган чираттагы ярминкәгә баргач ышанып кайттым. Биредә бәяләр да "тешләшми", сайлап алырга мөмкинлекләр дә киңрәк. Кеше үз бакчасында үстергән яшелчәләрне ярминкәләрдәге бәяләргә сатмый да сатмый инде. Безнекеләр сатарга алып килгән азык-төлекләрнең үзкыйммәтләре арзан түгел. Шуңа күрә зур калалар халкы авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтеп, аларны ала да, рәхәтен күрә. Ярминкәдә берничә казанлы белән әңгәмә корырга булдым. Аеруча Сергей Филатовны озак кына күзәтеп торырга туры килде. Сәүдә рәтләрендә бик озаклап ит сайлады ул. Сатучыларыбыз зур сабырлык белән генә аның таләпләрен тыңладылар. Ниһаять ул үзенә кирәкле итне сайлап алды. "Мин атна саен ярминкәгә киләм. Җиде көнгә запас белән алам. Миңа итнең сөяксез булуы кирәк. Тагын сөт белән эремчек алам. Авыл сөтенә җитәме соң? Алган азык-төлек гаиләбезгә бер атнага җитә," - диде ул. Ярминкәдә сөтне һәм сөттән ясалган продуктларны бик яратып алдылар. Күрәсең, элеккеге кебек урам чатларында авылдан килеп сатучыларның азаюы үзен сиздерәдер. Аннары бәясе дә үтемле: кибетнекеннән ике мәртәбә арзанрак, майлылыгы дүрт проценттан югары булган сөтнең бер литры 18 сумнан сатыла. "Продкорпорация" биш бидон алып килгән аны. Без анда йөргәндә хуҗалыкта бухгалтер булып эшләүче Гөлсинә Гайнуллина соңгы савытның капкачын ачты. Казанлы Дамир Хәбибуллин да үзенә кирәкле әйберләрне алгач, баҗасына ит сайлап куйган иде. "Тиздән килеп җитә. Үзе белән күршеләрен дә алып киләчәк әле ул. Мондый ярминкәләр башкалабыз халкы өчен бик кирәк. Моның өчен районнарның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт. Чөнки базарларда азык-төлек бәяләренә якын да килеп булмый бит," - диде ул. Без ярминкәләрдә өлкәннәрне генә күрергә күнегеп беткән. Әмма узган шимбәдә яшьрәк сатып алучыларга да тап булдык. Марат Урманчеев Казанда бер фәнни-тикшеренү институтында эшли икән. Шәһәр читендә үз йорты белән яши. Ихата тутырып кош-корт асрыйлар. Аларга дип өч капчык бодай алды ул. Мамадышлылар ярминкәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та булды. Сәүдә рәтләреннән узганда, алардагы товарларның күптөрлелегенә югары бәя бирде, бәяләрнең үтемлелегеннән канәгать булуын белдерде.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X