Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

14нче октябрь-Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү тармаклары хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүче, көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт куючы нык ихтыярлы игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, эшкәртү сәнәгате эшчеләре күп безнең. Алар шәхси...

14нче октябрь-Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү тармаклары хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүче, көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт куючы нык ихтыярлы игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, эшкәртү сәнәгате эшчеләре күп безнең. Алар шәхси үрнәкләре белән үзләренә башкаларны да ияртәләр. Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен бөтен көчен куя. Бүген инде киләсе ел уңышы игътибар үзәгенә басты. Терлекчелек тармагында да алга китеш дәвам итә. Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре дә үзләрен һөнәрләренең чын осталары итеп күрсәтәләр. Төрле дәрәҗәләрдә олы җиңүләр яулап, күпсанлы дипломнар белән бүләкләнәләр. Һәммәгезгә дә алдагы тормышыгызда бары тик уңышлар, саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел көрлеге телим.

А.П.ИВАНОВ,

район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев