Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл бомжы

Шәһәр җирләрендә йортсыз-җирсез яшәүче (бомж) теләсә кайда кунып, нәрсә туры килсә шуны ашап йөрүче кешеләрнең хисабы юк. Ләкин әле җәмгыятебезнең бу иң әшәке чире авылларга үтеп керә алмаган иде моңа кадәр. Мин Шәдче авылында фермада бомж яши, дип сөйләүләренә ышанмаган да идем, ә инде кем икәнлеген белгәч, гомумән телсез калдым....

Шәһәр җирләрендә йортсыз-җирсез яшәүче (бомж) теләсә кайда кунып, нәрсә туры килсә шуны ашап йөрүче кешеләрнең хисабы юк. Ләкин әле җәмгыятебезнең бу иң әшәке чире авылларга үтеп керә алмаган иде моңа кадәр.

Мин Шәдче авылында фермада бомж яши, дип сөйләүләренә ышанмаган да идем, ә инде кем икәнлеген белгәч, гомумән телсез калдым. Башта бу ирнең үзен күрер өчен махсус кичке савым беткән вакытка фермага килдем. Чыннан да, дөрес икән, аны хатыны белән улы өеннән куып чыгарган. Бу гаиләне яхшы беләм. Гел бер урында озак еллар кибетче булып эшли тормыш иптәше. Үз эшенә үтә җаваплы караучы, чиста, пөхтә, ягымлы хатынга мин һәрчак зур хөрмәт белән карадым. Барлык яхшы сыйфатларына өстәп аның сабыр, тыенкы холкы да сокландыра иде. Тәртипле ике ул үстерделәр. Өлкәне "КамАЗ" йөк машинасында эшләп, хөкүмәт программасы нигезендә, эшләгән җиреннән 300000 мең сум акча алып, бәргәләшеп йорт җиткерделәр. Бу егетне авылдашлары бары яхшы яктан гына телгә алып, бик мактап сөйлиләр иде. Нәрсә булган икән соң бу гаиләгә? Ирнең өс-башы таушалып беткән, чәчләре озын, тотам-тотам салынып тора, күзләре, ничектер, ирләрчә түгел, мескенләнеп карыйлар. Юк, мин белгән ир-егет түгел бу! Әле күп булса 10 ел элек кая басканын да белмичә ашкынып торган сыны,бөкрәеп төшкән, куллары пычрак. Карашымны читкә алдым, ниндидер авырлык белән тутыра бу ирнең кыяфәте күңелне. Озынга сузмыйча турыдан-туры:

-Нихәлләрдә яшисең? Ничек бу көнгә төштең син, кара-каршы урнашкан ике йортыгыз бар. Нигә хатыныңны, улларыңны шушы кадәр мыскыл итәсең, хайваннар арасында ауныйсың, соңгы тапкыр кайчан көзгегә карадың, фермада дистәдән артык су краны, хет ул кулларыңны гына булса да юып булмыймы соң?-дип тездем.

-Була, ник булмасын, тик нәрсәгә, кем өчен? Тавышындагы ваемсыз төшенкелек, йөрәкләрне уеп алырлык өметсезлек, җаннарымны айкап алды.

Сөйләшүдән шул аңлашылды. "Нократ" агрофирмасында каравыл тора, шунлыктан каравылчылар бүлмәсендә яши, бүлекчә ашханәсендә тамагын туйдыра икән.

Гаиләңә кайтып карамадыңмы соң, бәлки кабул итәрләр, дигән соравыма каршы: -Хатын куып чыгарды,-диде. Ничек кенә боргалап биреп карасам да сорауларымны, ир үзен гаепләп берни әйтмәде, ике сүзнең берендә: "Кертмиләр"-дип кабатлады. Мәгънәле сөйләшү барып чыкмады.

Икенче көнне хатынының эш урынына кердем. Кешеләр юк чакны озак көтеп тордым. Аңа да тормышларының нигә шулай җимерелүен, актык адымга нинди сәбәп белән атлавын аңларга теләп сораулар бирдем.

-Үзең беләсең безнең гаиләне. Тырышмадым түгел, тырыштым кеше итәргә. Башын ташлап эчүе җитмәгән, эш урыныма кереп, теләсә нинди пычрак сүз әйтүләре, халык арасында мыскыл итүе үзәгемә үтте. Арып-талып эштән кайтам, ә ул исереп йоклап ята. Бер җирдә эшләми, шабашкага әллә нигә бер чыгып керсә дә, акча алып кайтып бирми. Мал-туарны карап, йорттагы эшләрне тәртипкә салып, чәй эчәргә утырырга өлгермим, йокысын туйдырып уяна да, тотына котырырга. Ә миңа бит шул бетергән нервыларым белән иртәгесен көне буе халык белән эшләргә кирәк. Өй җиткергәндә ниләр генә кыланмады. Мин кредит, ссуда алдым. Улыма йортны бик авырлык белән җиткердек. Аның бит куллары эш белә. Ярар, акча да кайтармасын инде, хезмәте белән дә ярдәм итмәде бит. Мин барлы-юклы акчамны тартып-сузып, кеше яллап эш эшләтәм. Ә ул иртүк чыгып китә дә, читләргә эшләп, исереп кайтып ава, төн уртасында торып тавыш чыгара. Күпме түзәргә була?! Бөтен сәламәтлегем, нервыларым таушалып бетте бит инде!

Мин бу хатынның хәлен бик яхшы аңлыйм, бик авыр ирле көенчә ирсез яшәүләре. Икең бергә җигелеп тартканда да бик авыр тормыш арбасы. Чыннан да, нигә кирәк соң мондый ир, әгәр ул хәтта киңәшләшергә дә ярамагач? Шулай да мин бу ирнең тормышын ничек тә җиңеләйтү максатыннан чыгып, социаль хезмәт күрсәтү җитәкчеләренә, Шәдче авылында Картлар, инвалидлар өчен махсуслаштырылган йорт эшли, бу ирне шунда берәр эшкә урнаштырып, торыр өчен бүлмә бирә алмаслар микән дип. Эшләгән хезмәт хакын, торак, ашау-эчү өчен алып калырга мөмкин булыр иде. Килде комиссия, тикшерделәр, шушы тәкъдимне ишеткәч бомж ир сөенеченнән үрле-кырлы сикергәндер дисәгез, нык ялгышасыз. Кырт кисеп: "Мине шушы тормышым канәгатьләндерә",-дип җавап биргән.

Валерий Шрыков: -Миләүшә апа, юкка борчыласың, җәлли торган ир түгел ул. Юкәче авылында йорты буш тора. Коймалары җимерелеп төшкән, шуны да рәтләп куймый, сатып алырга сорадылар, сатмый да, авылны ямьсезләп тора хәзер әнә. Шундый хатын насыйп булганга сөенеп, гөрләшеп яшисе урында, хур булып йөри: йөрмә артыннан, яхшылыкны аңлый торган кеше түгел,-диде.

Ярар, хайван кебек яшәү охшагач, яшәсен шунда. Тик балалары, хатыны бик кызганыч, аларның нинди гаепләре бар? Шундый мәсхәрәгә лаекмы соң алар. Дуңгыздан кондыз ясап булмаган кебек, рухи дөньясы белән фәкыйрь кешене дә, күпме тырышсаң да, икенче дөньяга өстерәп кертеп булмый. Тормыш иптәше шуны аңлап кул селтәгән инде аңа. Киңәш Яшәү мәгънәсен югалтма Бомж булыргамы, булмаскамы-һәркем үзе сайлый. Әгәр бик теләсә ул янәдән кешечә тормыш белән яши башлый ала. Мондый тарихлар бик күп. Бомжлар-үз язмышы өчен җаваплылык алырга, бернәрсә дә эшләргә теләмәгән һәм примитив яшәү рәвешенә риза булучылар. Мал-мөлкәтеңне, акчаларыңны оттырып, югалткан очракта да, ихтыяр көчен эшкә җигеп, хәерчелекнең төбеннән өскә калкып чыгарга мөмкин. Үзеңне кулга алырга, куркуны җиңәргә һәм хәрәкәт итәргә кирәк. Иң мөһиме-халәтең белән ризалашма, бирешмә, чыгу юлын эзлә! Һәркем бомж да һәм Җир йөзендәге иң бай кеше дә була ала.

Миләүшә Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев