Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Шанс" танышулар клубында тагын бер гаилә

Әкияти мәхәббәт тарихына былтыр сентябрь аенда нигез салына. "Кайгырту" социаль-реабилитация бинасында урнашкан "Шанс" танышулар клубына тормышын мәдәният өлкәсенә багышлаган гүзәл зат вәкиле мөрәҗәгать итә. Кызга анкета тутырыла. Димчеләр, әлбәттә, нәтиҗәне тиз көтәргә кирәкми, дип искәртәләр. Әмма уңыш вәгъдә итәлә.Иң мөһиме сүзләрендә торалар. 2014 нче елның июнь аенда танышу клубы хезмәткәрләре...

Әкияти мәхәббәт тарихына былтыр сентябрь аенда нигез салына. "Кайгырту" социаль-реабилитация бинасында урнашкан "Шанс" танышулар клубына тормышын мәдәният өлкәсенә багышлаган гүзәл зат вәкиле мөрәҗәгать итә. Кызга анкета тутырыла. Димчеләр, әлбәттә, нәтиҗәне тиз көтәргә кирәкми, дип искәртәләр. Әмма уңыш вәгъдә итәлә.Иң мөһиме сүзләрендә торалар. 2014 нче елның июнь аенда танышу клубы хезмәткәрләре Рушанияне 2013-2014 нче еллар чигендә анкетасын калдырган, Яр Чаллы егете - Азат белән таныштыралар.


Ике ай аралышып йөргәннән соң автокала кешесе Мамадыш гүзәлен кулыннан ычкындырырга теләми, Аллаһы Тәгалә алдында алар мәңге бергә булырга вәгъдә бирәләр. Ә янә бер айдан Дәүләт каршында да мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә уйлыйлар. Шул рәвешле, агымдагы атнаның шимбәсендә, ГХАТ бүлегендә, парларның язылышу тантанасы көтелә. Туйга "Шанс" танышу клубы вәкилләре дә чакырулы. Сүз уңаеннан, Рушания күптән түгел Ижау шәһәрендә кәләш бәйләме тоткан булган. "Нәкъ әлеге бәйләмне мин кызыл туебызга киләчәк кияүдә булмаган кызларга ыргытачакмын",-дип планнары белән уртаклаша ул. Моннан тыш, бәхетле парлар тормышларын яңа биттән, Мамадыш районында башларга ниятли. Әкиятләрдәге сыман, әлеге гаилә тарихы да озын гомерле, мәхәббәтле булыр дип өметләнәбез.
Ялгызлыктан бүре булып улыйсыз? Ялгызлык теңкәгезгә тия?Алай булса, "Шанс" танышулар клубы сезне көтә. Сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә, 18.00-20.00 сәгатъкә кадәр, белгечләргә мөрәҗәгатъ итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 8 919 644 09 27

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев