Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Австрия полицейскийлары бездә

Халыкара полицейскийлар ассоциациясе Татарстан полициясе эшчәнлеге белән якыннан танышмакчы. Шул максат белән Австриядән килгән җиде кешелек делегация 9нчы июньдә районыбызда булып китте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Азат Мозафаров җитәкчелегендәге төркем аларны каршы алды. Милли кызларыбыз тәкъдим иткән чәк-чәкне тәмләп авыз иттеләр. Эшмәкәр Мотыйгуллинның колбаса җитештерү...

Халыкара полицейскийлар ассоциациясе Татарстан полициясе эшчәнлеге белән якыннан танышмакчы. Шул максат белән Австриядән килгән җиде кешелек делегация 9нчы июньдә районыбызда булып китте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Азат Мозафаров җитәкчелегендәге төркем аларны каршы алды. Милли кызларыбыз тәкъдим иткән чәк-чәкне тәмләп авыз иттеләр. Эшмәкәр Мотыйгуллинның колбаса җитештерү цехында (биредәге җиһазларның күбесе Австриядә эшләнгәнен, чималның да бер өлешенең үз илләреннән китерелүен күреп бик куандылар), сыр-май һәм спирт заводларында булдылар. "Водолей" кафесында аларны төшке аш һәм районыбыз сәнгать осталары чыгышлары көтә иде. Аннары Нократ яр буенда хозурландылар, елга буйлап катерда сәяхәт иттеләр. Җете күзле закон сакчылары Мамадыш халкының ачык йөзле, кунакчыл булуын, шундый матур табигать кочагындагы шәһәрдә криминалга урын бөтенләй булмаска тиешлеген әйттеләр.

Австрия полицейскийларына чәк-чәк бик ошады. Алексей Шишмагаев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев