Нократ

Атта да, тәртәдә дә

Район иҗтимагый Советы Президиумы халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тикшерүгә аерым утырышын багышлады. Кешенең иң кадерле әйберсе - сәламәтлек. Үзебезне бераз начар хис итә башлауга ашыгыч ярдәм чакырабыз, табибка йөгерәбез. Табиблар билгеләгән тәртиптә дәвалау узганнан соң терелсәң, алар иң изге кешеләргә әйләнәләр. Әгәр дәвалауның файдасы тимәсә - гаепли башлыйбыз. Район...

Район иҗтимагый Советы Президиумы халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тикшерүгә аерым утырышын багышлады. Кешенең иң кадерле әйберсе - сәламәтлек. Үзебезне бераз начар хис итә башлауга ашыгыч ярдәм чакырабыз, табибка йөгерәбез. Табиблар билгеләгән тәртиптә дәвалау узганнан соң терелсәң, алар иң изге кешеләргә әйләнәләр. Әгәр дәвалауның файдасы тимәсә - гаепли башлыйбыз. Район иҗтимагый Советы Президиумының медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тикшергән чираттагы утырышында да Ирина Шишкина халык арасында үткәрелгән сораштырулар табиблар эшеннән канәгатьләр һәм канәгать булмаучыларның 50гә 50 булуын күрсәтеп узды. Ә бит моңа кайчагында үзебез дә гаепле икәнен уйлап та карамыйбыз. Советның даими комиссиясе рәисе Лилия Сәгъдиева да: "Утыз биш процент авырулар гына табиблар язган даруларны кабул итәләр," - дип бик дөрес әйтте. Бик еш кына табиб язган биш даруның өчесе генә сатып алына. Икесенең бәясе кыйммәтрәк тоела. Ә "кырыйдагылар" - барыбер табиблар. Лилия Сәгъдиева да, район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев та Мамадышта һәм авылларда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен бик күп эшләнүен билгеләп үттеләр. Фельдшерлык-акушерлык пунктларына, табиблык амбулаторияләренә ремонтлар үткәрелә, заман таләпләренә җавап бирә торган яңа җиһазлар кайта, коллектив яшь белгечләр хисабына тулылана. Район үзәк хастаханәсендәге табиблар, ФАПлар, амбулаторияләр бердәм челтәргә тоташтырыла башлаган. Моның өчен 115 компьютер кайтартылган. Хәзергә тест режимында эшлиләр. Һәр авыру тарихы компьютерга кертеләчәк һәм башка хастаханәләргә баргач та аларны ачып карап булачак. Табибларга алдан язылу да кертелә башлый. Бездә хәзер халык чират торырга яратмый. Табиб ишеге төбендә биш кеше тора икән, бик озак кабул итәләр кебек тоела. "Норматив буенча гомуми практика табибы 60 минутта 4 авыру кабул итәргә тиеш," - ди Дамир Хаҗиев. 5 минутта гына куелган диагноз үзе дә шундый гына була торгандыр ул. Утырышта ташламалы дарулар белән тәэмин итү, анализлар тапшырганда шәфкать туташларының үзләренең танышларын чиратсыз алып керүләре, чиратларның талоннарда күрсәтелгән саннар буенча бармавы, табибларның һәм шәфкать туташларының халыкка мөнәсәбәте, республика клиник хастаханәсенә чиратка компьютер аша язылу тәртипләре турында да сөйләшү булды. Табибларның үзләрен борчый торган мәсьәләләр дә җитәрлек. Шуларның берсе - халыкка чираттагы диспансеризацияләүне үткәрү. Аны тагын быел 7500 кеше узарга тиеш. Ә барысына өч ай вакыт калды. Ул кешедә яшеренеп яткан авыруларны алдан ачыклау өчен дә кирәк. Соңгы вакытта диспансеризация узган 10 кешедә шикәр диабеты ачыкланган. Туберкулез да табылган. Президиум утырышында район поликлиникасына ремонт үткәрү мәсьәләсе дә күтәрелде. Совет рәисе Хәлим Кәримов тәкъдиме белән, муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановтан ремонтка өстәмә акча бүлүләрен сорау турында карар кабул ителде.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: