Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Асрамага бала бирәм... Кем ала?!

" "Ятимнәр хөрмәт ителгән йорт-иң сөйкемле йорт"-ди хәдис. Әлбәттә бу адым зур батырлык сорый. Әлеге изге эшне башкаручыларга нинди таләпләр куела, нинди документлар кирәк, нинди проблемалар борчый? Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы мөдире Айгюн Велиева белән әңгәмәбез шул хакта. -Айгюн Сәхибовна, тәрбиягә бала алырга теләүче ата-аналыкка...

" "Ятимнәр хөрмәт ителгән йорт-иң сөйкемле йорт"-ди хәдис. Әлбәттә бу адым зур батырлык сорый. Әлеге изге эшне башкаручыларга нинди таләпләр куела, нинди документлар кирәк, нинди проблемалар борчый? Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы мөдире Айгюн Велиева белән әңгәмәбез шул хакта. -Айгюн Сәхибовна, тәрбиягә бала алырга теләүче ата-аналыкка кандидатларга ниндидер яңа таләпләр куела дип ишеттек. Мәсьәләгә ачыклык кертик әле. -Агымдагы елның 1нче сентябреннән "РФ Гаилә кодексының 127 һәм 146нчы һәм РФ Гражданлык процессуаль кодексының 271нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында" 351нче санлы федераль закон һәм РФ Хөкүмәтенең 391нче Карары һәм Татарстан Республикасының "ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында" 38нче санлы законы гамәлгә керде. Аларда сүз, гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүчеләрнең мәҗбүри әзерлек үтәргә тиешлекләре турында бара. Моңа кадәр алар Казанда бер көнлек курслар үтәләр иде. Хәзер махсус килешү нигезендә Алабуга балалар йортында 78 сәгать белем алу каралган. Уку формасы турыдан-туры, читтән торып, дистанцион формада да булырга мөмкин, соңыннан имтихан тапшырырга кирәк. Әлеге яңа таләпләр, рекомендацияләр интернетта www.mon.tatar.ru сайтының "Балигъ булмаганнарны яклау турында" бүлегендә урнаштырылган. -Нинди балалар опекага алына? -Әгәр баланың әти-әнисе вафат булса, ата-ана хокукыннан, ирегеннән мәхрүм ителсә, балигъ булганчы ул опекага бирелә. Тәрбиягә баланы теләсә кем ала алмый. Моның өчен барлык кирәкле документлар пакетын җыярга, медицина күзәтүе узарга, яшәү шартларын булдырырга кирәк. Ятимнәр иң беренче чиратта туганнарына бирелә. Аларның мөмкинлекләре булмаса гына чит гаиләләргә. Документлар туплангач, аларны баланы опекунлыкка, уллыкка, тәрбиягә алырга теләүче кандидат буларак теркибез. Әлеге гаиләләргә бала тапшыргач, опека һәм попечительлек органы беренче өч айда ай саен, аннары елына ике мәртәбә балигъ булмаганнарның яшәү һәм тәрбия шартларын тикшереп тора. Прокуратура, ЗАГС, сәламәтлек саклау, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм башка бүлекләр, җирле үзидарә советлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Бу караучысыз калган балаларны оператив ачыклау, урнаштыру, аларның рухи һәм матди мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге тудыра. -Массакүләм мәгълүмат чараларында тәрбиягә алган балаларга карата кырыс мөнәсәбәттә булучылар турында ни генә сөйләмиләр... -Безнең районда андый очраклар булганы юк. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыккалый. Агымдагы елда Мамадыш район суды аша өч гаиләнең ата-ана хокуклары торгызылды, балалар туган гаиләләренә кире кайтарылды. Алар һәрчак безнең органның даими күзәтүе астында торалар. Районыбызда тәрбиягә бала алган 30 гаиләдә 55 бала бар. 77 ятимне туганнары опекага алды. Әлеге игелекле эшкә тотынучыларга ярдәм кулы сузарга без һәрвакыт әзер. Адресыбыз: Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23/33нче йорт, 201нче кабинет. Тел.: 3-22-39.

Әңгәмәдәш Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев