Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ашыгыч ярдәм” көткәндә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2012-2016нчы елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерүне күз уңында тоткан программа әзерләнә. Николай Михайлов Аның нигезендә авыллардагы инде ничәмә-ничә еллар төзекләндерү күрмәгән фельдшерлык-акушерлык пунктлары яңартылачак, җиһазландырылачак. Искереп, хәрабә хәленә килгәннәре урынына яңалары төзеләчәк. Кызганычка каршы, әлеге проблемага соңга калып тотындылар шул. Районыбыздагы 70...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2012-2016нчы елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерүне күз уңында тоткан программа әзерләнә.

Николай Михайлов
Аның нигезендә авыллардагы инде ничәмә-ничә еллар төзекләндерү күрмәгән фельдшерлык-акушерлык пунктлары яңартылачак, җиһазландырылачак. Искереп, хәрабә хәленә килгәннәре урынына яңалары төзеләчәк. Кызганычка каршы, әлеге проблемага соңга калып тотындылар шул. Районыбыздагы 70 ФАПның барысы да диярлек санэпидемиологик таләпләргә тулысынча җавап бирми. Аларның 43ендә капиталь ремонт үткәреләчәк. Якындагы биш ел дәвамында әлеге пунктлар төзәтү эшләреннән тыш тулысынча табельле жиһазланышка ия булачаклар. Быел Катмышта барлык таләпләргә дә җавап бирә торган сәламәтләндерү йорты файдалануга тапшырылды. Бүгенге көндә алты пункт мәктәп биналарында урнашкан. Бу белем бирү йортлары 2012-2014нче еллардагы капиталь ремонт программасына эләгәләр. Шул исәптән ФАПларны да төзекләндерү күз уңында тотыла. Барлыгы ун яңа пункт төзү каралган. Агымдагы елда Мамадыш һәм Лаеш районнарыннан тыш, калган төбәкләрдә берәр модульле биналар төзү планлаштырыла. Бездә ул икәү сафка бастырылачак. Аның берсе Югары Ушмада, икенчесе Пойкино авылында булачак. Файдалануга тапшырылганда алар тулысынча җиһазландырыла. Җөри һәм Никифорово авылларында шундый ук биналар "Авыл хуҗалыгын һәм авылны күтәрү мәсьәләре буенча" федераль программа нигезендә төзеләчәк. Аларга киткән финанс чыгымнарының яртысын - федераль, 25 процентын - республика, калганын район бюджетлары күтәрәчәк.
Күптән түгел генә Берсут-Сукачыда клуб белән аның бинасына урнашкан ФАП янды. Чыгышы белән әлеге авылдан булып, хәзерге вакытта Яр Чаллыдагы «Камилла» Сәүдә үзәгендә финанс директоры булып эшләүче Равия Зиярова 7,5x7,5 метр зурлыктагы яңа бина төзергә алынган. Башка торак пунктларында да хәлле якташлары игелекле эш башкара алырлар иде. Бит бүген авылларда күпчелекне өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Алар арасында тормышларында зур уңышка ирешкәннәрнең туганнары да бардыр. Изгелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтыр иде. Югары Яке белән Алгайдагы ФАПлар урнашкан биналар инде шактый тузган. Аларны ремонтлап булмый. Шуңа күрә игелекле җаннар бүгенге көндә әлеге һәм башка торак пунктларында авыл кешеләренең иң беренче медицина ярдәме ала торган мондый нокталарны булдыруга үзләреннән сизелерлек өлеш кертерләр дип ышанасы килә. Сәламәтлек саклауга кагылышлы проблемаларны хәл итүдә авыл җирлекләре башлыкларыннан да активлыкны җәелдерү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев