Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашаткан мал тизрәк үсә

Март аенда райондагы мөгезле эре терлекләрдән алынган тулаем артым февральдәгегә караганда югарырак булган. Әмма җитәкчелекне дә, белгечләрне дә быел бозауларның азрак алынуы борчый. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хуҗалыклардагы терлекләрне үлчәү буенча җаваплы итеп беркетелгән хезмәткәрләр белән үткәргән киңәшмәдә моның сәбәпләре уртага салып сөйләшенде. Мартта "Нократ" агрофирмасының "Таң"...

Март аенда райондагы мөгезле эре терлекләрдән алынган тулаем артым февральдәгегә караганда югарырак булган. Әмма җитәкчелекне дә, белгечләрне дә быел бозауларның азрак алынуы борчый. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хуҗалыклардагы терлекләрне үлчәү буенча җаваплы итеп беркетелгән хезмәткәрләр белән үткәргән киңәшмәдә моның сәбәпләре уртага салып сөйләшенде. Мартта "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә барлык терлекләрнең-686, "Дружба"да-619, "Вятка"да-737 грамм тәүлеклек үсешенә ирешкәннәр. Ямашев исемендәге бүлекчәдә ул 571 грамм гына булган. Моның сәбәбен Юкәче һәм Ямаш фермаларында фуражның азрак бирелүе белән аңлаттылар. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Туган як" бүлекчәсендә тәүлеклек артым 536 грамм гына тәшкил иткән. Бу-былтыргы белән чагыштырганда да азрак. Анда да фураж күбрәк симертүдәге малларга ашатыла икән. "Омар" агрофирмасында үлчәүләре юк. Маллар үлчәнми,"-диделәр белгечләр. Җаваплы хезмәткәрләр малларны үлчәүдә генә катнашып калмаганнар, ашату рационнарын, азыкларның күпме калганын да өйрәнеп кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев