Нократ

Җанында кеше гаме

Аның энергетикасының көчен һәм тәэсирен үземдә дә тойдым. Чынлап та, көчле ихтыяр көченә генә түгел, Ходай биргән башка сыйфатларга да ия ул. Аның беренче сүзләре үк: "Нәрсәгә кирәк инде ул. Бер үк яза күрмә. Үзем турында язганнарын бер дә яратмыйм. Минем исемне күрсәтә күрмә. Туган ягыбызның матурлыгын яз син..." -...

Реклама

Аның энергетикасының көчен һәм тәэсирен үземдә дә тойдым. Чынлап та, көчле ихтыяр көченә генә түгел, Ходай биргән башка сыйфатларга да ия ул. Аның беренче сүзләре үк: "Нәрсәгә кирәк инде ул. Бер үк яза күрмә. Үзем турында язганнарын бер дә яратмыйм. Минем исемне күрсәтә күрмә. Туган ягыбызның матурлыгын яз син..." - булды. Элек тә тыйнак кеше иде. Сыер савучы, хисапчы, дуңгыз караучы, ферма мөдире булып эшләгән елларын күз алдымнан уздырам. Ягымлы телле булды, кеше белән ачылып сөйләште. Шул ук вакытта, тик тормас җанлы да иде, әйтерсең, ниндидер эчке энергиясе ташып торды. Ире гомере буе тракторчы булып эшләде. Тыйнак гомер кичерделәр. Бүген аңа Татарстанның ерак районнарыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә ярдәм эзләп киләләр. Хәзер ул - халык табибәсе, күрәзәлек итә дә белә. Хәбәрнең яманы да, яхшысы да тиз тарала, яхшысы бигрәк тә ераккарак китә, кешедән кешегә күчеп яши. Сүз йөремсәк бит ул. Аңа соңгы ышанычлары, өметләре итеп киләләр икән, ярдәме тия, димәк. Тимәсә, килеп йөрмәсләр иде. Үзен күргәнче, байтак кына авылдашлары белән сөйләшеп чыктык. "Андый сәләте кайчан ачыла башлады?" - дигән сорауга җаваплар төрлечә булды. Берәүләр: "Биш-алты ел элек," икенчеләр: "Ун ел гына түгелдер инде," - дип җавап бирделәр. Үземнең дә кешенең Норма авылындагы яңа халык табибына йөри башлавын ишетүемә унөч-ундүрт ел бар инде. Кече Кирмән-Норма төбәге гомер-гомергә гүзәл табигатьле, бик үзенчәлекле як булды. Аннан бик күп күренекле кешеләр чыккан. Совет заманнарында да бөтен тирә-юнь халкы аяк-кулы чыкса, эче төшсә, билен имгәтсә, бармаклары бирчәйсә, ярдәм сорап Гамбәр апага килеп җитә иде. Ак әби бөтенесен дәвалады. Бүгенге көндә дә бу ике авылда берничә халык табибы, күрәзәлек итә белүче яши. Ә Норма авылындагы әлеге яңа ак әбигә (Әле әби булмаса да, үземнең дә хөрмәтем зур булу шулай дип атарга мәҗбүр итә.), әйтерсең, Гамбәр апаның бөтен осталыгы күчкән. Юк, Ходай аңа күбрәк тә биргән. Үзе дә: "Кешенең авыруларын ничек сизәсез?" - дигән сорауга: "Барысы да Ходайдан. Ходай күрсәтә," - дип җавап бирде ул. - Моннан күп еллар элек Ишки ягыннан бер хатын килгән иде. Миндә кунып китте. Балалары юк икән. Ике елдан табибыбызга яңадан килеп рәхмәт әйтте. Бала тапкан. Үземнең дә Түбән Камада яшәүче кызым паспортын югалтты. Инде берничә көн эзлибез, әни, һич таба алмыйбыз. Кереп сорап чыга алмыйсыңмы, ди. Кердем. "Югалмаган, Өйләрендә генә ул. Яшереп кенә куйган. Акча да кыстырган. Үзе куйган җирдә тора," - ди. Кайткач, чылтыратып әйттем. Ике көн эзләгәннән соң кызым: "Барыбер таба алмадык. Тагын кереп кара инде," - диде. "Эчкәрәк, яшеребрәк куйган. Таба ул аны," дип чыгарды. Тапканнар. Хезмәт хакын алып кайткач, паспорты эченә кыстырып, шкаф тартмасына эчкәрәк тыгып куйган да, аны кабат ачканда эчке якка төшеп киткән булган икән. Үземнең дә аңа күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән булды инде. Бөтенесен гел хәтердә тотып кына булмый. Элек тә, осталыгы ачылып киткәнче дә: "Болай итәргә кирәк," - дип, киңәшләрен бирә иде. Яшьрәк чакларында да бик акыллы хатын иде, - дип искә ала озак еллар Норма авылы клубы мөдире булып эшләгән Әлфия Сәгыйтова. Күптән түгел генә ак әбигә өч яшьлек кызы белән бер яшь хатын килгән. Кызы гел тирләп-пешеп йөри икән. Исемен Кояш дип куйган булганнар. Халык табибәсе аларга баланың исемен алыштырырга киңәш иткән. Кайткач, озакка сузмыйча үзгәрткәннәр. Кабат рәхмәт әйтергә килгәч, ана: "Төнлә өйдән кояш чыгып киткәнен күрдек. Бала хәзер рәхәтләнеп йоклый," - дигән. - Балаларның бармаклары чыкканда барабыз. Бил авыртканга мөрәҗәгать иткәнебез дә бар. Бик ераклардан да киләләр. Шимбә-якшәмбе көннәрендә кеше бигрәк күп була. Борып чыгармый. Һәрвакыт булышырга тора. Үзенең генә файдасы тиярлек булмаса: "Мин ярдәм итә алмыйм, табибка барыгыз. Сезнең шул җирегез авырта, шундый чир,"-ди. Әйткән сүзе туры килә,- ди Лилия Шәрифуллина. -Басуда тракторда эшләгәндә авыр тимер күтәреп бот сөяге чыккан иде. Ире тотып торды. Үзе тезе белән басып урынына кертте, - дип искә алды Фәнис Шәкүров. Илназ Сәгыйтов Түбән Яке авылыннан. Әтисе Илфат - Нормада туып-үскән кеше. -Иң беренчеләр булып без килгән идек бугай аңа. Җырчы Ринат Хуҗиәхмәтовның көтү чиратында аягы чыккан иде. Әни: "Минем Нормада бер таныш хатын бар. Булышса, ул гына булыша ала," - дип чылтыраткан иде, алып килегез, дигән. Утыртты, - дип искә алды Илназ. -Өч ел элек бура өстеннән егылып төшеп билемнең рәте бетте. Мамадышка хастаханәгә барган идем. Гипслап куйдылар. Бер ай үтте, файдасы юк. "Апа, кара әле," - дип барган идем, "Бөтен буыннарың чыгып беткән бит синең," - диде. Аякка бастырды, - дип сөйләде икенче бер авылдашы. Халык Гамбәр апаны да онытмый. Изгелекләрен искә алалар, бүген дә рәхмәт укыйлар. Әйе, халык кемгә рәхмәт әйтәсен белә ул, аның хәтере озын. Яхшылыклар буыннардан буыннарга тапшырыла. Норманың яңа табибәсе исеме дә озак еллар халык телендә булачак. Ул кешенең башын бутамый, юк-бар сүзләр белән өметләндерми. Энергиясе көчле. Үзе: "Ходай күрсәтә," - дисә дә, осталыгы дә еллар белән үсә бара. Туган ягы, авылдашлары турында да уйлана. Озак гасырлар буе авыл халкын шифалы сулары белән тәэмин иткән данлыклы Баттал чишмәсенең рәшәткәләрен яңарту өчен калайлар, тимерләр кайтарткан. Яз-көз Норма урамнарыннан җәяү дә бата-чума гына уза торган иде. Хәзер Кече Кирмән аша Норманың ике урамына, соңгы йортлары турына кадәр, асфальт салынды. Рәшәткәләрнең, түбәләрнең төсле профнастиллардан эшләнә башлавы да авылга цивилизация килеп җитүе турында сөйли. Юл бар, газ бар, су кергән. Тагын нәрсә кирәк? Табибә дә: "Авылыбыз яшәячәк," - ди. Амин!

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: