Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җаныгыз ник әрни?

"Тиздән урамнарны, ишегалларын, оешма-предприятиеләр территорияләрен чистарту буенча шимбә өмәләре башланачак. Бар җирдә чистарынып һәм матураеп калачак. Ә менә шәһәр тирәсенә күз салсаң?! Бигрәк тә Дүсмәт ягына бара торган юл буендагы посадкалар чүп-чар өемнәре белән тулган. Фестиваль аланы тирәсендә дә тау-тау чүп өемнәре хасил булган. Кешеләрнең әлеге гамәлләрен аңлып булмый. Ә...

"Тиздән урамнарны, ишегалларын, оешма-предприятиеләр территорияләрен чистарту буенча шимбә өмәләре башланачак. Бар җирдә чистарынып һәм матураеп калачак.

Ә менә шәһәр тирәсенә күз салсаң?! Бигрәк тә Дүсмәт ягына бара торган юл буендагы посадкалар чүп-чар өемнәре белән тулган. Фестиваль аланы тирәсендә дә тау-тау чүп өемнәре хасил булган. Кешеләрнең әлеге гамәлләрен аңлып булмый. Ә бит заманында биредә район Сабантуе уздырылды. Хәзер анда һава да чиста түгел. Тиздән тагын чүп китереп ата башлаячаклар. Юл ачылуын гына көтәләр. Пузанка тавында ашап-эчеп ял итәргә яратучылар да үзләре артыннан җыештыруның нәрсә икәнен "оныталар". Көнкүреш калдыклары өчен шәһәр урамнарында савытлар куелган. Без аларны төрле калдыклар белән тутырабыз. Калдыкларны көн саен алып китәләр. Әлеге хезмәт өчен акча түлибез. Хәзер уңайлы. Элек мондый нәрсә юк иде. Көнкүреш калдыкларына нәрсә кергәнен дә белеп бетермибез бит. Бәлки белгечләр газета аша бу сорауга җавап бирерләр: бүгенге заманның сәламәтлеккә зыянлы калдыкларын нинди тәртиптә һәм кая ташларга? Район газетасында кайсыдыр бер авыл җирлегендә чирәм утласын дип капкасы төбенә кәҗәсен бәйләп куйган әбигә штраф түләттерүләре турында укыган идем. Ә бит балалары, оныклары кәҗә сөте эчсен дип тырышкан әбине түгел, ә урман-кырларны, елгаларны чүп белән тутыручы адәмнәрне штрафка тартырга кирәк.
Мария, пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев