Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җаның ник әрни

*Нократ яр буен халык өчен шулай матурлаулары бик ошый. Тик менә андагы күренешләр күңелгә шом сала. Күптән түгел иптәшем белән кичке саф һава сулап, бераз ял итеп кайтырбыз дип, фонтан янына бардык. Безнең кебек ял итүчеләр шактый, тик шунда ук "ял"ның башка юлын сайлаучылар да булуын күрдек. Шунда урнаштырылган эскәмияләрнең...

*Нократ яр буен халык өчен шулай матурлаулары бик ошый. Тик менә андагы күренешләр күңелгә шом сала. Күптән түгел иптәшем белән кичке саф һава сулап, бераз ял итеп кайтырбыз дип, фонтан янына бардык. Безнең кебек ял итүчеләр шактый, тик шунда ук "ял"ның башка юлын сайлаучылар да булуын күрдек. Шунда урнаштырылган эскәмияләрнең берсен яшьләр "өстәл"гә әверелдергәннәр. Шешәләргә урынны түрдән биргәннәр дә, рәхәтләнеп күңел ачалар. Яннарына барып кисәтү ясарга уйлаган идем, үземне кулга алдым: әти-әнисе өйрәтмәгән балага мин биргән "акыл" гына үтеп керә алыр микән?

*Безнең авыл клубында яшьләр өчен дискотека түләүле. Бәйрәм араларында билет бәясен арттырып та куялар. Ул дискотекалардан кергән акчалар нәрсәгә тотыла икән? Быел җәй буе клуб хезмәткәрләре отпускта булдылар. Егетләр-кызлар кайсы кайда үзенчә күңел ача. Минем үземнең дә улым белән кызым бар. Яшьләргә җәйге кичләрдә өйдә утыру бер дә рәхәт түгел бит. Алар һәр кич саен иптәшләре белән очрашырга тырышалар, кемнең кайда нәрсә эшләп йөргәне беребезгә дә мәгълүм түгел. Нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында эчкечелек, наркомания афәтләре дә килеп чыгарга мөмкин бит. Ә менә авыл җирендә бердәнбер күңел ачу урыны булган клуб эшләсә, яшьләр үзләрен "кая куярга белми" аптырап йөрмәсләр иде, минемчә.

*Шәһәрдә хәзер "арзанлы" кибетләр саны арта бара. Түбән хезмәт хакына эшләүчеләр өчен бик тә уңайлы. Кием-салым алырга дип кергән җирдән безне зур гына суммага алдап чыгардылар. Күңелдән барысын да яңадан исәпләп карагач, кибеткә кире әйләнеп кердем. "Без артык акча алмадык",-дип тарткалаша сатучылары. Барлык сатып алган товарларның бәяләре язылган этикеткаларын чыгарып күрсәткәч, үзләштергән акчаларын чыгарып бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев