Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның эше дәвам итә

Керәшен тарихында тирән эз калдырган шәхесләр шактый. Шуларның берсе - тарихчы, журналист Максим Глухов. Керәшеннәрнең үткәнен, халык аваз иҗатын, телен, сәнгатен өйрәнүдә ул үзеннән бәһаләп бетермәслек эз калдырды. Тикшеренү-өйрәнүләренең нәтиҗәләре булып, фәнни-публицистик стильдә язылган өч китабы дөнья күрде. Аларда керәшеннәр турында бай мәгълүмат тупланган. Ул басмаларны карендәшләребезнең балалары күпләп белем...

Керәшен тарихында тирән эз калдырган шәхесләр шактый. Шуларның берсе - тарихчы, журналист Максим Глухов. Керәшеннәрнең үткәнен, халык аваз иҗатын, телен, сәнгатен өйрәнүдә ул үзеннән бәһаләп бетермәслек эз калдырды. Тикшеренү-өйрәнүләренең нәтиҗәләре булып, фәнни-публицистик стильдә язылган өч китабы дөнья күрде. Аларда керәшеннәр турында бай мәгълүмат тупланган. Ул басмаларны карендәшләребезнең балалары күпләп белем ала торган мәктәпләрдә уку әсбабы итеп тә куллану комачау итмәс иде. Безнең тарихыбыз, телебез буенча галимнәр арасында бәхәсләрнең тынып торганы юк.. Бәхәстә чынбарлык, хакыйкать туа, дигән гайбәрәне истә тотыйк. Димәк, керәшен дигән төшенчә юктан гына барлыкка килмәгән. Аның тамырлары ерак гасырлардан башлана, дисәк тә ялгышмабыз. Менә шуларны дәлилләр өчен, бүгенге буынга җиткерү өчен, Максим Глухов бөтен көчен куйды да инде. Күптән түгел генә башкалабызның Халыклар дуслыгы йортында аның истәлегенә багышлап, "Керәшен мәдәнияте һәм тарихы: үткәне һәм бүгенгесе" исеме астында фәнни-практик конференция үтте. Анда Мамадыштан да делегация катнашты. Район керәшен җәмгыяте җитәкчесе Степан Спиридонов, газетабыз хәбәрчесе Николай Михайлов, Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Владимир Кузнецов әлеге чарада керәшеннәрнең тарихын, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүдә тукталышларның булмавын күрделәр. Киресенчә, кайбер чыгышларда күп кенә яңалыкларга дучар булдылар конференциядә катнашучылар. Төрле темаларга багышланган дистәдән артык чыгыш тыңланды. Аларда тел, тәңречелек, этник идентификация, керәшеннәрнең рухи тормышлары, җыр-музыка сәнгате, көндәлек матбугаты, музыка уен кораллары, заманча мәгълүматый киңлек һәм башка проблемалар яктыртылды. Докладлар бергә тупланып, аерым китап итеп бастырылачак. Димәк, Максим дәдәй башлаган эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Николай Җөриле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев