Нократ

Аһәңнең милләте юк!

Сәнгать күгендә ярты гасырдан артык якты йолдыз булып янган Татарстанның халык артисты, дөньякүләм тавышлы җырчы, күренекле якташыбыз Миңгол Галиев, артист кына түгел, ә исемен олы хәрефтән язарлык Педагог та. Җәйләр саен районыбызның Соколка авылы янындагы балаларның "Кама" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда аның мәктәбе эшли башлый. Казан федераль университеты профессорының яшь...

Сәнгать күгендә ярты гасырдан артык якты йолдыз булып янган Татарстанның халык артисты, дөньякүләм тавышлы җырчы, күренекле якташыбыз Миңгол Галиев, артист кына түгел, ә исемен олы хәрефтән язарлык Педагог та. Җәйләр саен районыбызның Соколка авылы янындагы балаларның "Кама" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда аның мәктәбе эшли башлый. Казан федераль университеты профессорының яшь шәкертләрен ничек җырларга өйрәткәнен безнең иҗади төркем быел да күреп кайтты. Лагерьда ял итүче балалар аның белән клубта очраштылар. Җырчы һәр халыкның үз моңы, үз аһәңе булуы, тормышта җырлап яшәргә кирәклеге турында мавыктыргыч нотык сөйләп алуга, залдагыларны җырлата да башлады. "Тихий час"тан айнып җитмәгән балаларга, минут эчендә җан керде. Яшь җырчылар Раннур Нәбиуллин, Сергей Сирица, Эльвина Габдрахманова чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Алар өчесе дә бирегә шәхси дәресләр алып, осталыкларын чарларга килгәннәр. Күренекле конферансье Эльвина Габдрахманова җыр сәнгате серләренә дә төшенмәкче. Ә менә Соколка авылында әби-бабасында тәрбияләнүче рус егете Сергей Сирица белән укытучы берничә ел элек шушы лагерьда очрашканнар. Сережа татарча җырларга өйрәнгән. Кунак егет башкарган "Аерылмагыз" җырына тамашачылар да кушылды. Миңгол Галиевның Чулман яры буендагы текә яр өстенә басып балалар белән бергәләшеп җырлавына да шаһит булдык без. Колагына аю басканнарны да җырлата ала бугай Моң Солтаны. Теләк һәм аның кул астына эләгү генә кирәк! Исемнәре һәммәбезгә мәгълүм Фәннур Нәҗипов, Ландыш Ибраһимова, Динар Гәрәев, Илназ Вәлиев, Алинә Булатова, Гөлсирин Абдуллина кебек талантлы яшь башкаручыларыбыз да аннан җыр дәресләрен биредә алганнар. Җәүһәрләрне бөртекләп эзләп таба, үзе белгәннәрен шәкертләренә бик теләп өйрәтә Җырчы. Мамадышлыларга аеруча игътибарлы. Туган ягын чиксез һәм эчкерсез яратуы, аның данын күтәрү өчен армый-талмый эшләве белән Миңгол Вәгыйзь улы якташларыбыз арасында үзгә урын алып тора. Сабантуенда, Питрауда һәм башка бәйрәмнәрдә, авылларда үткәрелүче төрле чараларда да ул һәрвакыт безнең иң дәрәҗәле кунакларыбызның берсе. Репертуарындагы меңгә якын җырның барысыннан да Ватан, Милләт өчен фидаилек, горурлык, өмет бөркелә. Алар һәркемнең йөрәгенә якын. Мамадышлылар күренекле якташларына бик рәхмәтле.

Алсу Спиридонова

Дәртле җырлар Чулман буена таралды. Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: