Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Андрей Синкевич: “Бал кисмәге дегеткә буялмады”

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш тәмамланды. Аның йомгаклары белән таныштыруын үтенеп, республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевичка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Андрей Владимирович, район чакырылыш комиссиясе аша бу юлы ничә егет узды һәм аларның ничәсе хәрби хезмәткә озатылды? -Язгы чакырылыш уңышлы төгәлләнде. Медицина һәм чакырылыш комиссияләрендә 350...

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш тәмамланды. Аның йомгаклары белән таныштыруын үтенеп, республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевичка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Андрей Владимирович, район чакырылыш комиссиясе аша бу юлы ничә егет узды һәм аларның ничәсе хәрби хезмәткә озатылды?

-Язгы чакырылыш уңышлы төгәлләнде. Медицина һәм чакырылыш комиссияләрендә 350 егет булды. Аларга комиссиягә әти-әниләре белән килү мөмкинлеге дә тудырылды. Һәркайсын тыңлап, карарлар кабул ителде. 61 егет хәрби хезмәткә җибәрелде. Безнең алга армиягә һәм флотка мөмкин кадәр күбрәк кеше озату бурычы куелмый. Иң мөһиме -сыйфат күрсәткечләре. Кораллы Көчләргә язгы чакырылышта китүчеләрнең 16сы - югары, 24е махсус урта белемле иде. Берничә егет, үзләре теләк белдереп, урта мәктәптән соң ук киттеләр. 21 егетне Трехгорныйдагы шефлык итүче частька озаттык. Анда моңарчы бу кадәр күп кеше җибәрелгәне юк иде әле. 29нчы июньдә алар ант кабул иттеләр. Бүгенге көндә Трехгорныйда барысы 32 райондашыбыз хезмәт итә. Часть командирлары Мамадышыбызда да булып киттеләр, хәрби хезмәткә яхшы әзерлекле егетләр җибәргән өчен, районыбыз җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр. Район тарихында беренче тапкыр быел Мәскәүдәге Президент һәм Преображенский полкларына ике егетебез китте. Аларга сәламәтлекләренә, тышкы кыяфәтләренә, тәртипләренә, гаилә хәленә карап, яхшыларның да яхшыларын гына алалар. Республика хәрби комиссариаты һәм чакырылыш комиссиясе безнең эшчәнлекне яхшы яктан гына бәяләде.

-Егетләребез бу юлы кайлардагы хәрби частьларга җибәрелде?

-Географиясе Калининградтан алып, Ерак Көнчыгышка кадәр. Үзем хезмәт иткән Приморье краена да, Сахалинга да җибәрдек. Элиталы гаскәрләргә - десантка өч егетебез китте. Универсиада белән бәйле рәвештә, быелгы чакырылышны иртәрәк төгәлләдек. Мамадыштан соңгы җибәрү 22нче июнь көнне булды. Ә ил буенча язгы чакырылыш 15нче июльгә кадәр дәвам итә.

-Закон буенча альтернатив хезмәт тә үтәргә мөмкин. Бездән гариза язучылар бармы?

-Хәзергә бер генә гариза кергәне дә юк әле. Альтернатив хезмәткә кабул итә ала торган предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеген Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы раслый. Гариза язсаң, альтернатив хезмәткә барырга теләвеңнең сәбәпләрен расларга да кирәк. Син теләгәнгә генә хәрби хезмәттән калдырмаячаклар.

-Бу юлы ничә егет хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып хәрби билетлар алды?

-Андыйлар республика хастаханәләрендә дәвалану курслары узуларын дәвам итәләр. Сәламәтлекләре җентекләп тикшерелә. Чыннан да хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган очракта, билетлар сентябрь аенда биреләчәк.

-Хәрби хезмәттән читләшүчеләр бармы соң?

-"Бал кисмәген бер калак дегет буйый," - диләр бит. Әмма бездә алар ул дәрәҗәдә үк түгел. Полиция белән берлектә эзләү чаралары күрәбез, табып армиягә озатабыз. Хәрби хезмәткә чакыру 27 яшькә кадәр. Бу сроклары узгач алар барыбер безгә киләләр. Армиядән читләшүчеләргә караганда, "мине армиягә алыгыз", дип үзләре килүчеләр күбрәк бездә.

-Хәзер бит кеше бар нәрсәдән файда эзләргә тырыша. Армиядә хезмәт итүнең егетләргә файдасы бармы?

-Бар. Часть командирлары белешмәләре белән югары уку йортларына конкурстан тыш керәләр. Армиядә булган вакыт хезмәт стажына хисаплана. Хәзер дәрәҗәле предприятиеләргә армиядә булганнарны гына алырга тырышалар. Алар дисциплинага өйрәнгән, үз өсләрендә җаваплылык тоеп эшлиләр.

-Егетләрне кораллы көчләргә озату сезнең эшчәнлекнең бер өлеше генә бит әле?

-Әйе, Кораллы Көчләргә чакыру хәрби комиссариат эшчәнлегенең 30 процентын гына тәшкил итә. Хәрби-исәп эшен дә, мобилизация эшчәнлеген дә, хәрби-патриотик тәрбия дә алып барабыз. Эшчәнлек юнәлешләребез күп төрле. Безнең эшчәнлек республика хәрби комиссариаты тарафыннан югары бәяләнә.

Әңгәмәдәш Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев