Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аналарны эшмәкәрләр яклый

"Өч һәм аннан күбрәк баланы аякка бастыру өчен күпме көч, сабырлык, мәхәббәт кирәк. Мин моны олы батырлык дип саныйм!"-диде район башлыгы Анатолий Иванов, районның күпбалалы гаиләләре белән очрашуда. Җир йөзендә минут саен йөзләгән бала дөньяга аваз сала. Алар беренче көннәреннән үк ата-аналарның тормыш мәгънәләренә әвереләләр. Тик аларны аякка бастыру җиңел...

"Өч һәм аннан күбрәк баланы аякка бастыру өчен күпме көч, сабырлык, мәхәббәт кирәк. Мин моны олы батырлык дип саныйм!"-диде район башлыгы Анатолий Иванов, районның күпбалалы гаиләләре белән очрашуда.

Җир йөзендә минут саен йөзләгән бала дөньяга аваз сала. Алар беренче көннәреннән үк ата-аналарның тормыш мәгънәләренә әвереләләр. Тик аларны аякка бастыру җиңел эш түгел. Алларына финанс проблемасы килеп баскан гаиләләргә булышырга районыбыз эшмәкәрләренә тәкъдим ителгән иде. Аналар көне алдыннан шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залына иң лаеклы күп балалы гаиләләрне җыйдылар.
-Бала бәхете-ана бәхете. Авырлыклардан курыкмыйк, сабыйларыбызны бергәләп тәрбиялик, алар-илебез киләчәге бит!-ди Югары Соннан биш бала әнисе Энҗе Гыйләҗетдинова.
Чараның төп максаты-авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышу. Гаиләләр, аларның яшәү шартлары белән якыннан танышкач, чит кайгыны үз иткән эшмәкәрләр:
-Кулдан килгәнчә булышырга вәгъдә бирәбез,-диделәр. Илнар Габитов, Саимә Җәләева, Олег Шәйхетдинов, Рөстәм Мостафин һәм башкалар меценат булдылар.
Людмила Шабанова,
шәхси эшмәкәр:
-Төрле гаиләләр төрлечә яши шул. Балалары күп булганнар аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Мондый чаралар үткәрү, аңлату эшләре алып бару бик кирәкле гамәл. Мин үзем дә- ике бала анасы, биш онык әбисе. Алар белән бик горурланам, тәртипле кешеләр булып үсеп җиттеләр. Һәр гаиләдә иминлек, муллык, тигезлек хөкем сөрсен иде.
Муниципаль район башлыгы чакыруга битараф калмаган шәхси эшмәкәрләрнең барысына да рәхмәтләрен белдерде, Аналар көне белән чын күңелдән котлады.
Эльмира Миннекәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев