Нократ

Алтын йомырка

Югыйсә, пасхага да ерак, ә кибетләрдә һич көтмәгәндә йомырканың бәясе көннән-көн кыйммәтләнә. Соңгы атнада түтәйләр теленнән төшми, ажиотаж куптарды бит иң кирәкле кадерле диетик продуктларның берсе-күкәйләр... Хәбәрнең дөреслегенә инану өчен, шәһәр үзәгендәге эре ике кибеткә кереп, бәяләрне үз күзләрем белән күрергә булдым. Наталья Кузьмина, кибет директоры: -Бездә йомырка категорияләп сатыла,...

Югыйсә, пасхага да ерак, ә кибетләрдә һич көтмәгәндә йомырканың бәясе көннән-көн кыйммәтләнә.

Соңгы атнада түтәйләр теленнән төшми, ажиотаж куптарды бит иң кирәкле кадерле диетик продуктларның берсе-күкәйләр... Хәбәрнең дөреслегенә инану өчен, шәһәр үзәгендәге эре ике кибеткә кереп, бәяләрне үз күзләрем белән күрергә булдым. Наталья Кузьмина, кибет директоры: -Бездә йомырка категорияләп сатыла, ике көн элек килгәннәренең бәясе: С0-53 сум 10 тиен, С1-50 сум 80 тиен, С2-49 сум 30 тиен. Ни сәбәпледер, йомырка гына артып килде, ә башка товарларның бәясе күпкә төшкәннәре дә бар.

Венера Садыйкова, кибетче:

-Яр Чаллы фабрикасыннан кайтартылган йомырканың дистәсе бездә 57 сум. Моңа кадәр 50 сум иде, яңа бәя бер атна элек куелды. Уңайлы булсын өчен 10 данә сыя торган кассеталарга тутырдык. Сатып алучыларның реакциясе төрле. Әби-бабайлар зарлана. Күбесе берни эндәшми. Кирәкнең кыйммәте юк инде ул. Шәһәр базарына да кереп чыктым. Йомырка бер генә сәүдә ноктасында да юк иде.

Ирина Донина, эшмәкәр:

-Күрелгән хәлме: базада җибәрү бәясе- 48 сум. Бер атна элек кенә 30-31, сайланганнары 33 сум иде. Хәзергә алып кайтмыйбыз, тоткарланып торабыз әле. Алайса сатып алучылар: "Ник алай кыйбатлаттыгыз?!"- дип, аптыратып бетерәләр. Бәя бездән генә торса иде икән ул. Ассортиментта йомыркасыз булмый, бәяләр ачыклансын, тәртипкә керсен инде. Аннары алып кайтырбыз. Ни гаҗәп: бу көнне базар ишеге төбендә күкәй сатучы түтәйләр дә күренмәде. Узып баручылар белән бу турыда гәп куертып алдым.

Сания Муллаәхмәтова, пенсионер:

-Бүген иртән чәй эчкәндә "Чәк-чәк" шоуда ишеткән идем шул бу хәбәрне. Гөлназ: "Йомырканың дистәсен 72 сумнан алдым, кая бара бу дөнья!"- дигәч, бездә дә шулай микәнни дигән уй баштан чагылып үтте. Шаккаттым. Кибетләрдә бәя тикшермәдем әле. 13 тавыгым, бер әтәчем бар, безнең күкәй-сәндерәдә. Ел әйләнәсендә салалар. Язын иштеләр генә: 13әрне дә алып керә идем. Базарга куеп саттырдым да. Дистәсен 50 тәңкәдән. Җәй көне 35кә төште. Хәзер түлләре бетте: шулай да 8-9ны салып баралар. Барыбер җитә, балаларга күчтәнәчкә дә өлеш чыга әле. Күкәйдән кыш көне дә өзелгән юк: яхшылап тәрбияләсәң, асларын коры тотсаң, мулдан ашатсаң, "Рябинушка", "Для несушек" кебек өстәмәләр дә бирсәң, салалар. Күкәй салучы тавыкларны хуҗалыкта тоту бик файдалы, табышлы, үзләрен аклыйлар алар. Әйбер бәясе артып торганга ияләндек бит инде. Мамадыш маеның килограммы атна-ун көн элек кенә базарда 240 сум иде, бүген 265тән алдым. Сөт әйберләре дә арта: каймакның ярты литры теге атнада 42 сум иде, бүген -51. Ашамыйча торып булмый.

Галина Шәрифуллина, укытучы:

-Йомырканы кибеттән сирәк алам. Сыйфатсыз бит. Сәхрәләрдә йөргән авыл тавыгы салган күкәйнең сарысына җитми инде. Апаларга, килендәшкә күчтәнәчләре өчен рәхмәт төшсен. Үз йортлары белән яшәүче укытучылар, техничкалар арзан гына бәядән бөтен коллективны тәэмин итеп тора. Бәясе-30-35 сум тирәсе. Былтыр да бер 40ка менеп алды бугай ул. Үзара килешербез әле. Бу темага язарга көлеп кенә алынган идем, шактый катлаулы булып чыкты әле ул. Монда сүз миңа тамак ачканда тиз генә кыздырып, яисә тәбә ясап ашый торган өч-дүрт күкәй турында гына бармый бит. Бу ингридиент күп ашамлыкларның составында бар, димәк кәнфит-прәннек, икмәк кебек әйберләрнең дә бәясе тиз көннәрдә артырга тиеш булып чыга түгелме. Философларның: "Башта күкәй барлыкка килгәнме, тавыкмы?!"-дигән мәңгелек бәхәсле соравы тагын бер кат алга килеп басты. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, бәя кыйммәтләнүнең объектив сәбәбе-Чистайда кошчылык фабрикасы ябылудан башланган. Суыклар җиткәч, тавыклар йомырканы азрак сала башлавы һәммәбезгә дә мәгълүм. Яр Чаллы кошчылык фабрикасы эшчәнлеге сезонга бәйсез диделәр. Йомыркага бәя Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә сикерә. Мәгълүмат чаралары, шау-гөр килеп, чираттагы сенсацион үрдәкне очырдымы, әллә йомырка базары магнатлары үзара килешеп, бәя уйнатып, баш әйләндерәме-аңламассың. Хәтерегездәме: ике-өч ел элек карабодай белән шундыйрак картина күзәтелгән иде. Хәзер кибетләрдә аның ниндие генә юк, бәясе дә бик арзан. Кем әйтмешли, хәерлегә булсын, вакыт күрсәтер.

Алсу Спиридонова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: