Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтын көздә кәеф төшсә

Кәефегез төшә башлавын сизсәгез, азрак эшләгез, күбрәк йоклагыз һәм кочаклашыгыз. Белгечләр көзге депрессиядән котылуның әнә шундый гап-гади юлларын тәкъдим итә. Психологлар әйтүенчә, Россиядә халыкның 80-90 проценты белгеч ярдәменә мохтаҗ. Тик табибка авыруларның 1-2 проценты гына мөрәҗәгать итә. Бездә әле һаман да психологка барырга куркалар. Кемдер "сары йорт"ка ябып куюларыннан шүрли,...

Кәефегез төшә башлавын сизсәгез, азрак эшләгез, күбрәк йоклагыз һәм кочаклашыгыз. Белгечләр көзге депрессиядән котылуның әнә шундый гап-гади юлларын тәкъдим итә. Психологлар әйтүенчә, Россиядә халыкның 80-90 проценты белгеч ярдәменә мохтаҗ. Тик табибка авыруларның 1-2 проценты гына мөрәҗәгать итә. Бездә әле һаман да психологка барырга куркалар. Кемдер "сары йорт"ка ябып куюларыннан шүрли, икенче берәүләргә "психологта булган" кебек сүзләр дә оят тоела. Кеше авыр чакларда эч серен туганнарына, якыннарына бушатырга яки үз эчендә тотарга мөмкин, ләкин табибка күренү аның башына да килмәячәк. Халыкның психологик проблемаларын хәл иткән очракта, уртача гомер озынлыгын 6-7 елга арттырырга булыр иде, ди белгечләр. Курку, борчылу һәм депрессия инсульт, пневмония, диабет, ашказаны җәрәхәте кебек авыруларга китереп җиткерергә мөмкин икән. Депрессия - ул авыру. Күңел төшә, кешенең дөньяга кызыгы бетә, аны бер нәрсә шатландырмый. Моңа хәтле уен уйнаса, спорт белән шөгыльләнсә, сериаллар яратса, хәзер алар кешенең күңелен күтәрә алмый. Кешенең көче бетә торган була. Шулай ук ул бик күп вакытын тик утыруда үткәрә. Кешенең авырлыгы сизелерлек арта яки кими, аның аппетиты үзгәрә, я күбрәк ашый башлый, яки аны киресенчә ашауга тартмый. Күңел төшенкелеге белән интеккән, кәефе еш бозыла тораганнарга нишләргә? Үзләренә бер шөгыль табарга. Ир-атларга да, ханымнарга да үзләренең сәламәтлегенә, тышкы кыяфәтенә игътибарын югалтмаска кирәк. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска. Кеше якты төсләр: сары, кызыл, яшел, зәңгәр төстәге киемнәрне кисә һәм үз бүлмәсендә аңа күңел бирә торган кечкенә нәрсәләрне куйса, мәсәлән, ваза, гаилә рәсеме булырга мөмкин, алар кешегә күңел көче бирсә, бу күңел төшенкелеген җиңәр өчен кечкенә адымнар булыр. Майлы ризык түгел, күбрәк яшелчә, балык ашарга. Чөнки ханымнарга килограммнар өстәлсә, алар яңадан депрессияга китәргә мөмкин. Ит, балык, сыр, банан кебек ризыкларда триктофан дигән аминокислота бар. Триктофан безнең организмда серотонинга әйләнә. Ә серотонин җитсә, шул чакта күңел төшенкелегенә урын калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев