Нократ

Альма матур!

Журналист булу өчен журфакта уку кирәкми диләр. Тик узган атнада "УНИКС" концертлар залында 50 еллыгын тантаналы билгеләп үткән Казан федераль университетының журналистика факультетын төрле елларда тәмамлаучы каләм ияләре, әлеге уку йортына олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Ярты гасыр эчендә факультетны ике меңнән артык студент тәмамлаган. "Бик күп билгеле, талантлы шәхесләр тәрбияләп чыгардык....

Журналист булу өчен журфакта уку кирәкми диләр. Тик узган атнада "УНИКС" концертлар залында 50 еллыгын тантаналы билгеләп үткән Казан федераль университетының журналистика факультетын төрле елларда тәмамлаучы каләм ияләре, әлеге уку йортына олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ярты гасыр эчендә факультетны ике меңнән артык студент тәмамлаган. "Бик күп билгеле, талантлы шәхесләр тәрбияләп чыгардык. Без алар белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Аларның барысы да журналистиканы үстерүгә зур өлеш кертә",-дип белдерде факультет деканы Васыйл Гарифуллин үзенең чыгышында. КФУ ректоры Илшат Гафуров та кадерле кунакларны истәлекле вакыйга белән тәбрикләде: "Журналистика факультеты яшәде, яши һәм яшәячәк",-дип ышандырды. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова Дәүләт Советы депутатлары исеменнән котлау сүзләре җиткерде. "Дәүләт җитәкчеләре, депутатлар журналистларга ошау һәм ошамауның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында бик яхшы белә",-диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Әйе, журналистика факультетын тәмамлаган кеше аны мәңгегә күңелендә саклый, уку йортының, укытучыларның йөзләренә кызыллык китермәскә омтыла. Элекке деканыбыз Флорид Әгъзамов, укытучылар Андрей Роот, Станислав Антонов, Мира Савельева, Людмила Пивоварова, Розалина Нуруллина, Юрий Фролов, Альберт Гайнетдинов, Константин Куранов, Җәүдәт Акчурин, Илдар Низамов, Константин Петров, Марлен Шамилов-берсеннән-берсе асыл затлар, югары һөнәр осталары булып истә калганнар. Хәтеремдә эпизодлар яңара: Флорид Имамәхмәтович журналистиканы җан халәте дип атый иде, аның гуманлы булырга тиешлеген безгә яхшы аңлатты. Мөхәммәт Мәһдиевның дәресләре-үзе бер хатирә, хикмәт белән эш итәргә өйрәткән бит ул безне. Инде совет чорында ук чигүле читекләрен, калфакларын киеп, гәрәбә муенсаларын тагып йөргән, искиткеч зәвыклы, зыялы ханым, язучы Ибраһим Нуруллинның хатыны, татар матбугаты тарихының әнкәсе-Розалина Нуруллинаның очерк турындагы лекциясендә төркем белән басып алкышлаганны хәтерлим. Еллар үткән саен үземнең аңа охшарга теләгәнемне аңлый барам. Марлен Шамиловның: "Капиталистик матбугатның нигезен реклама һәм сенсация тәшкил итә. Анда бөтен нәрсә сатыла. Вөҗданыгызны сата күрмәгез. Сары матбугаттан сак булыгыз!"-дигәне дә истә. Илебездә җәмгыять кадәр җәмгыять үзгәрде. Бүгенге көндә рухи кризис кичергән "дүртенче хакимият"нең дәрәҗәсе үзебезгә бәйле. Газета барыбер тормыш көзгесе, халык трибунасы, коллектив агитатор, пропагандист, оештыручы булып калачак. 26 ел күрешмәгән төркемдәшләрем белән дә очраштым. Алар белән тулай торакта тараканнарга каршы көрәшкәнне, бер алманы бишкә бүлгәнне, китапханәләрдә йоклый-йоклый белем граниты кимергәнне, башкаланы ничек яулаганны көлә-көлә искә алдык. Кайберәүләр кебек биш ел буе тырай тибеп йөрдек дип мактана алмыйбыз, укыдык без. Мөгаллимнәребез безне бик тырышып укыттылар, үз үрнәкләрендә татар зыялылары, гуманлы кешеләр, халык ышанычлылары булырга, елъязманы объектив язарга өйрәттеләр. Карап торышка кулъяулык кадәр генә кәгазь кисәгенә күпме кешенең маңгай тире тамганын, аның нинди биниһая хезмәт икәнен кайберәүләр күз алдына да китерми. ... Чал университетның мәһабәт бинасы каршында төркемдәшләр белән басып торабыз. Владимир Ульянов һәйкәле дә шул ук, колонналар да. "Таба" янында яшьләр мәш килә. Аларның һәммәсенә: "Студент елларының кадерен белегез, остазларның һәр сүзен тыңлагыз, укыгыз, искиткеч һөнәр ул-журналист!"-диясе килә. Рәхмәт сиңа, Альма-матер, син искиткеч һәм һәрвакыт матур!

АЛСУ ДИЯР

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: