Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аллаһы Тәгалә саклады!

«Шушында гына куйган идем...» 1975 елның 25 апрель төнен мәңге онытасым юк. Әтиебезнең: "Балалар, әкрен генә торып киенегез, янабыз!" - дигән сүзләренә коелдым да төштем. Каушаудан кая барырга, нишләргә белмәдем. Яраткан әтәчемне коткарам дип, сарайны ачкан идем, куа торгач, тавык-чебиләр барысы да пырхылдап очып, утка барып керделәр. Әти җиде айлык...

«Шушында гына куйган идем...»
1975 елның 25 апрель төнен мәңге онытасым юк. Әтиебезнең: "Балалар, әкрен генә торып киенегез, янабыз!" - дигән сүзләренә коелдым да төштем. Каушаудан кая барырга, нишләргә белмәдем. Яраткан әтәчемне коткарам дип, сарайны ачкан идем, куа торгач, тавык-чебиләр барысы да пырхылдап очып, утка барып керделәр. Әти җиде айлык сеңлем яткан бишекне тау башына менгереп куйган. Һәм төн караңгысында, күрмичә, берәү бишек өстенә бакча коймаларын аударган. Янгын вакытында барыбыз да чыгып беттек микән дип, бер-беребезне барлый башласак, сеңлебез юк! Ул ике сәгатьтән каты итеп елап җибәрде. Алла саклады: исән калды. Шуннан соң өч ел бертуктаусыз елады. "Куркып калган", - диделәр. Догалар укыту өчен әбиләргә озак вакыт йөргәннән соң гына тынычланды. Ул туганда ук җиде генә айлык иде. Аны карарга кергән күршеләр: "Сания, үләр бу балаң, күгәреп каткан", - дип чыгып китәләр иде. Аллаһы Тәгалә саклады: сеңлем исән калды, үсә-үсә тазарды, матурланды. Бүгенге көндә сеңлем Уразбахты авылында яши, ике бала үстерә. Мин аңа, гаиләсенә бәхетле, бәрәкәтле гомер телим.
Ф.МИНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев