Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алексей Шишмагаев: “Күңелем мәтәлчек атты!”

Республиканың иң яхшы операторы Мамадыш телевидениесендә эшли! 17нче майда башкалабызның "Пирамида" күңел ачу комплексында Татарстан журналистларының иң саллы бәйгесе-инде 16нчы тапкыр үткәрелүче "Бәллүр каләм-Хрустальное перо"га йомгак ясалды. Иң яхшы каләм осталарын тәбрикләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары-Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "ТАТМЕДИА" массакүләм коммуникацияләр...

Республиканың иң яхшы операторы Мамадыш телевидениесендә эшли! 17нче майда башкалабызның "Пирамида" күңел ачу комплексында Татарстан журналистларының иң саллы бәйгесе-инде 16нчы тапкыр үткәрелүче "Бәллүр каләм-Хрустальное перо"га йомгак ясалды.

Иң яхшы каләм осталарын тәбрикләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары-Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "ТАТМЕДИА" массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов катнаштылар. Илдар Халиков Президент һәм үз исеменнән Татарстан Матбугаты көне, ә биредә бүләк алучыларны олы җиңүләре белән тәбрикләде. "Объектив аша караш" номинациясендә хезмәттәшебез-"ТАТМЕДИА" ААҖенең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалы операторы Алексей Шишмагаев җиңү яулады!

Җиңүчеләрнең исемнәре соңгы мизгелгә кадәр сер итеп сакланды. Бүләкләү тантанасына ярымфиналга узучылар чакырылган иде. Исегезгә төшерәбез: анда безнең филиал өч номинациядә-"Татарстанның иң яхшы шәһәр, район, корпоратив мәгълүмат чаралары", "Медиапроект" һәм "Объектив аша караш" буенча үтте. "Объектив аша караш" номинациясе тантананың икенче бүлегенә калдырылды. Алексей үз исемен көтә-көтә көтек булуы, бик дулкынлануы турында сөйләде. "Пирамида"ның сый-нигъмәтләр белән тулы өстәле артында утыруына карамастан, авызына бер тагәм ризык та капмаган. "Дулкынлануым шул дәрәҗәгә җитте, аппетитым гел калмады, аякларым дерелди башлады",-ди ул елмаеп. Сәхнәгә күтәрелгәндәге тәэсирләрен сүз белән генә аңлатып бетерә алмады. "Хезмәтемә шундый зур бәя бирүләренә чиксез шатмын, күңелем мәтәлчек атты!"-ди безнең оператор. Чара тәмамланганчы дулкынлануын яшермәде ул. Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Алга таба да иҗади уңышлар телибез! Каләм осталарына "Большие танцы" телепроекты җиңүчеләре, "Казан егетләре" төркеме һәм башка бик күп күренекле артистлар үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев