Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдакчылар җәтмә сала

Районыбызда социаль алдашу очраклары ешайды. Җөмһүриятебезгә килгәндә, ел башыннан аңа бәйле 1452 җинаять теркәлде. Кызганычка каршы, әлеге сан арта бара. Теркәлгән очракларның 300дән артыгы социаль алдашуга карый. Җинаятьчеләр полиция хезмәткәрләре исеменнән кешеләргә шалтыратып, аларның кануннарны бозган туганнары турында "әкиятләр" уйлап чыгаралар, килеп туган хәлдән билгеле бер күләмдәге "гонорар" түләгән очракта...

Районыбызда социаль алдашу очраклары ешайды. Җөмһүриятебезгә килгәндә, ел башыннан аңа бәйле 1452 җинаять теркәлде. Кызганычка каршы, әлеге сан арта бара. Теркәлгән очракларның 300дән артыгы социаль алдашуга карый. Җинаятьчеләр полиция хезмәткәрләре исеменнән кешеләргә шалтыратып, аларның кануннарны бозган туганнары турында "әкиятләр" уйлап чыгаралар, килеп туган хәлдән билгеле бер күләмдәге "гонорар" түләгән очракта чыгарга мөмкин, дип ышандыралар. Күпчелек моңа ышана һәм сораган сумманы чыгарып сала. Рейтингта икенче урында - ялган смс хәбәрләр, өченче урында-банкларның сак хезмәте шалтыратуы турындагы алдаулар. Августның соңгы өч атнасында гына да Татарстанда әлеге җинаятьнең 20 очрагы теркәлгән. Шушы юл белән җинаятьчеләр тиз ышанучан гражданнарның 670 мең сум акчасына ия булганнар. 24нче август көнне билгесез бер адәм, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, Мамадыштагы Саклык банкының банкоматы аша бер шәһәрдәшебезне 10000 сум акчасыннан мәхрүм иттерә. Мошенниклыкның юлы гап-гади: зыян күрүченең кәрәзле телефонына, аның банк картасының блоклануы турында смс-хәбәр килә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен шәһәрдәшебез банк картасының пин-кодын, андагы акча суммасын хәбәр итә һәм банкоматта акча күчерүнең мобиль юлын сайлый. Әлеге гамәлләре нәтиҗәсендә ул югарыда телгә алынган суммасын мошенникларга "бүләк итә". Социаль алдауның икенче бер факты өлкән яшьтәге бер апаның 5000 сум акчасын бер мошенникка күчерүе белән бәйле. Соңгысы ханымның туганы юл-транспорт һәлакәтендә "гаепле" булуы турында хәбәр итә, әмма бу эшне "йомар" өчен билгеле бер күләмдә акча кирәк, имеш. Апабыз ышана һәм югарыда телгә алынган сумманы күчерә.

Римма Багманова, Россия ЭЭМның Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X