Нократ

Албайның хөрмәтлеләре

Михаил Никифоровны, лаеклы ялда булуына карамастан, албайлылар һаман: "Безнең авыл советы",-дип йөртә. Әйе, председатель-рәис сүзен махсус төшереп калдырсалар да, Михаил Афанасьевич чыннан да рәис кенә түгел, "авыл советы"ның үзе булды. Албай халкының рәхмәте чиксез аңа. Авылның җанына, рухына, күңеленә юл таба белүче җитәкче булды ул. 1874нче елда төзелеп, 1930нчы еллардан...

Михаил Никифоровны, лаеклы ялда булуына карамастан, албайлылар һаман: "Безнең авыл советы",-дип йөртә. Әйе, председатель-рәис сүзен махсус төшереп калдырсалар да, Михаил Афанасьевич чыннан да рәис кенә түгел, "авыл советы"ның үзе булды.

Албай халкының рәхмәте чиксез аңа. Авылның җанына, рухына, күңеленә юл таба белүче җитәкче булды ул. 1874нче елда төзелеп, 1930нчы еллардан бирле клуб булып хезмәт иткән чиркәүне реставрацияләтеп, кире халыкка кайтарды. Районыбызның данлыклы Питрау бәйрәме дә нәкъ менә аның инициативасы белән юл ярды. Әйе, ул бәйрәмне зурлап, республикакүләм дәрәҗәгә нәкъ менә албайлылыр күтәреп җибәрде. Илебезгә 5 герой биргән данлыклы Албайда батырлык мемориалын да "авыл советы" киңәше белән торгыздылар. Асфальт түгел, таш юл да түшәлмәгән Албай урамнарының чисталыгы да-җирле үзидарә рәисе таләбе нәтиҗәсе. Быел, Аллага шөкер, элеккеге рәиснең гомерлек хыялы-авылның асфальт юллы булуы да тормышка аша. Безнең якның авыл җирлекләрендәге беренче полигоны да нәкъ менә ул эшләгәндә Албайда барлыккка килде. Кешеләрнең төрле проблемалары-гаиләдәге тынгысызлык, тегендә-монда тәртип бозу, күрше-күлән арасындагы низаг... Җирле үзидарә рәисенең күзгә күренми торган эшләре дә бихисап. Кем беләндер таләпчән, кайсылары белән хәтта кырыс сөйләшү кирәк, ә кайсыберләре белән ягымлы, йомшак аралашу-аңлашу да җитә. Кырыкмаса кырык төрле проблемаларга күмелгән җитәкченең өйдә җылы учагы булу аеруча мөһим. Хатыны Ольга Ивановна-республикабызга билгеле мактаулы биология укытучысы. Сабыйлар күңеленә генә түгел, олы кеше җанына да юл таба белүче бу ханым иренә, аның эшендә ныклы терәк булды. Берсеннән-берсе матур гөлләрне, аллы-гөлле чәчәкләрне үлеп ярата ул. Үзе эшләгән мәктәпне чыннан да гөлбакча итте дә. Ул эшләгән вакытта минем Албай мәктәбе тәҗрибә бакчасын күреп сокланганым, андагы тәртипкә, матурлыкка, чиста-пөхтәлеккә исем китеп карап торганым хәтердә. Чәчәкләр бүлегендәге хозурлыкны үз күзләрең белән күрми торып, кәгазьгә язып кына аңлату мөмкин түгел. (Шөкер, Албай мәктәбе бүген дә бу тәҗрибәне лаеклы дәвам итә.) Тере чәчәкләрдән композицияләр, паннолар конкурслары оештырылса, белеп тордык: Албай мәктәбе һичшиксез-беренче, Ольга Ивановнаны уздырып эшләүче районда булмаячак. "Бөтенроссия табигатен саклаган өчен", "ВДНХның бронза медале" иясе, Россия Федерациясенең "Халык мәгарифе отличнигы" Ольга Ивановнаның 40 елдан артык стажы бар. Гаилә башлыгы ярты гасырга якын хезмәт биографиясенең дүрт дистәсен колхоз, җирле үзидарә, партия оешмасы җитәкчеләре булып эшләде. "Хезмәт ветераны", "Казанның 1000 еллыгы" медальләре иясе Михаил Афанасьевич. Бу матур парны аерып карау мөмкин түгел, һәрвакыт берсен-берсе тулыландыралар. Өч улларына да югары белем биреп, һәммәсен дә башлы-күзле итеп, аларның, биш оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Әйе, авылның данын еракка чыгып китеп, олы исемнәргә лаек булган кешеләр генә түгел, анда шәхси үрнәк күрсәтеп, җылы гаилә учагы торгызып, игелек өләшеп яшәүчеләр күбрәк күтәрә. Албай данын илгә таныту өчен гомерләрен багышлаган Никифоровлар-иң хөрмәтлеләр.

Лидия Пасыева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: