Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Албай - иманга бай авыл

Татарстан Республикасы Президент аппаратында янган храмнарны торгызуны контрольгә алу буенча эшлекле киңәшмә узды. Без дә Албай чиркәве төзелешен үз күзләребез белән күреп кайтырга булдык. Ныклы биек фундамент өстендә шыгырдап торган сап-сары нарат бүрәнәләрдән күтәрелгән мәһабәт бина ерактан ук балкып күренә, тирә-юньгә ямь биреп, үзенә тартып тора. Биредә кызу эш кайный:...

Татарстан Республикасы Президент аппаратында янган храмнарны торгызуны контрольгә алу буенча эшлекле киңәшмә узды. Без дә Албай чиркәве төзелешен үз күзләребез белән күреп кайтырга булдык.

Ныклы биек фундамент өстендә шыгырдап торган сап-сары нарат бүрәнәләрдән күтәрелгән мәһабәт бина ерактан ук балкып күренә, тирә-юньгә ямь биреп, үзенә тартып тора. Биредә кызу эш кайный: аның түбәсен зәңгәр профнастил белән ябарга керешкәннәр.
3нче декабрь көнне үк, әле янгын һаман пыскып утырган чагында, Татарстан Республикасы Урманчылык министры Наил Мәһдиев бирегә килеп, безгә күрсәтмәләр бирде. "Апрель аенда урманда үзебезнең кызу эш башлана, шуңа күрә кыш буе эшлиячәкбез, тиешле срокка сыешачакбыз,"- дидек. Урман хуҗалыгы бүгенге көнгә үзенә алган йөкләмәне йөз проценттан арттырып та үтәде. 22х8 метрлы фундаментка утыртылган, биеклеге 5 метр бина әзер, махсус сыекча белән буяп куйгач, тагын да гүзәлләнәчәк, түбә дә тиздән ябылып бетәчәк",- диделәр "Кама урманчылыгы" дәүләт казначылык учреждениесе директоры Сергей Сапурин һәм "Кама урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Камил Газизов. Албай авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков та эшнең планлы баруына сөенеп туймый:
- Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәрендәге "Гефест" фирмасына алтынсыман өч гөмбәзгә (2700 мең сумлык) заказ бирдек. Бер гөмбәзе алтарьга куелачак. 30нчы майга алып кайтып урнаштырачакбыз. Авылыбызның престол бәйрәме - Питрауда аны ачу тантанасына күпләгән санлы кунаклар көтәбез, - ди. Төзелешне алып барырга бөтен район булыша. Төп матди ярдәм районны социаль үстерү буенча "Милосердие" фондыннан килә. Эчке бизәү эшләре шактый кыйммәткә төшәчәк, шуңа күрә өстәмә ярдәм комачауламаячак.
Төзелешне төрле матбугат чаралары да игътибар үзәгендә тота. Без килгәндә "Россия 1" каналының "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы журналистлары да биредә иде.
140 еллык тарихлы чиркәүнең тиздән икенче тормышы башланачак. Озын гомерле булсын, гыйбадәткә килүчеләр белән һәрчак тулып торсын!
Мария Шалдымова, 74 яшьтә:
- Чиркәүнең тизрәк сафка басуын карчыклар белән дүрт күз белән көтәбез. Төзелешнең шулай тиз баруына бик сөенәбез. Келәү итәргә йөриячәкбез, Алла бирсә. Иманны әлегә өйдә укырга туры килә инде. Беркөнне төш күрдем. Кайнанам: "Әйдә, килен, дурычмак пешерәбез",- ди имеш. Ә безнең сөт тә, күкәй дә юк икән. Аннары икебез мич янында кайнаша башлагач, кисәк кенә уянып киттем дә, уйлап ятам: "Хәер, дога сорый бит бу миннән!"- дим. Ул Анный исемле бик дини, чиста күңелле, үтә сабыр, эшчән, таза, матур карчык иде. Ире сугышта үлгәч, 23 яшендә ике улы белән тол калган. Кайнанасы белән гомер кичергән. Бер генә бәйрәмне дә калдырмыйча келәү итәргә йөрде, 95 яшькә кадәр яшәде. Йокларга ятканда чын күңелдән: "Господи, помилуй!" - диюләре, Качмануда су алып, шуның белән бөтенебезне, малларны да дәвалаганы, биш улымны күз карасыдай тәрбияләшеп үстерешүе күз алдымнан бер дә китми. Беркайчан зарланмады, иманлы булыгыз дия иде. 50 ел бик яхшы яшәдек. Аның кебек әйбәт буласым килә. Сагынам үзен. Урыны оҗмахта булсын!
Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев