Нократ

Алар белән разведкага барырга була

Мамадыш эзләнүләр алып баручылары 17 сугышчы күмелгән урында үзләренең истәлекле язмаларын калдырдылар. Бу гамәл Ленинград өлкәсенең тарихи урыннарында кылынды. - "Хәтер" эзләү отрядының өч әгъзасы, безнең көллияттә белем алучылар "Любань экспедициясе" исемле Бөтенроссия хәтер вахтасында катнаштылар, - дип сөйли 87нче һөнәри көллият директорының гомумбелем дисциплиналары буенча урынбасары, отряд командиры Вера...

Мамадыш эзләнүләр алып баручылары 17 сугышчы күмелгән урында үзләренең истәлекле язмаларын калдырдылар. Бу гамәл Ленинград өлкәсенең тарихи урыннарында кылынды.

- "Хәтер" эзләү отрядының өч әгъзасы, безнең көллияттә белем алучылар "Любань экспедициясе" исемле Бөтенроссия хәтер вахтасында катнаштылар, - дип сөйли 87нче һөнәри көллият директорының гомумбелем дисциплиналары буенча урынбасары, отряд командиры Вера Фәйзриева. - "Чаллы" эзләнү отряды составында Архангельск, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия республикасы вәкилләре белән иңгә-иң торып, безнең беренче курста белем алучы студентларыбыз Булат Садыйков, Денис Сергин, Алмаз Хөсәенов, тулы мәгънәсендә, хәрби чиркану алдылар. Без Питер астындагы "Любань" станциясе янында булган хәрби бәрелешләр урыннарында эшләдек. Бу-данлыклы Синявин биеклекләре, сазлыклар. Әлеге урыннарда 1942нче елда 54нче гомумхәрби һәм 2нче удар армия бер- берсенә каршы киләләр, әмма кушылыр өчен 15 километр җитмичә кала.

Тарихи фактлар

Любань һөҗүм операциясе 1942нче елның 7нче гыйнварыннан алып 30нчы апреленәчә дәвам итә. Хәрби хәрәкәтләр Ленинград өлкәсенең зур булмаган, көнчыгыштан Волхов елгасы белән чикләнгән территориясендә алып барыла. Төп вакыйгалар, чынлыкта, Мясной Бор тамагындагы "капчыкта" бара. Ленинград фронтының 54нче армиясе һөҗүмгә 4нче гыйнварда ук күчә. Аның тәмамлану срогы 2нче удар армиягә оборонага күчү турында боерык бирелгән мизгелдә билгеләнә. Совет командованиесенең планнары зурдан була: операция уңышлы чыкса, Ленинград блокадасын өзәргә, Новгородны азат итәргә, Ленинградтан көнчыгышта урнашкан барлык немец гаскәрләрен юкка чыгарырга. Любаньны алу һөҗүмгә күчүнең бер этабы булып тора.

Тормыш һәм язмыш

Шуннан артык түгел... Бүген "сугышның гадәти көннәре" трагик төсмерен арттыралар гына. 54нче армия көньяк-көнчыгышка, Погостьедан Посадник утрауларына кадәр, Любань юнәлешендә, алга таба 2нче удар армия белән кушылып, немец гаскәрләрен тар-мар итү нияте белән һөҗүмгә күчә. Бәрелешләрнең киеренкелеген пехотачы солдат Н. Нику- лин бәян итә: "Погостье астындагы армия тормышында үзгә бер ритм хасил булды. Төнлә белән тулылану алдык - мең, ике мең, өч мең кеше. Я диңгезчеләр, я булмаса Себердән марш роталары, я блокададагылар. Аларны өсте каткан Ладога күле аша күчерделәр. Артәзерлектән соң алар һөҗүмгә күтәрелделәр. Ташбака адымы белән, тирән карда траншеялар ясый-ясый, алга бардылар. Көчләре дә күп түгел иде. Бигрәк тә ленинградлыларның. Кар билдән югары, үлгәннәр егылмадылар, көртләрдә калдылар. Мәетләрне яңа кар күмеп китте. Икенче көнне яңа һөҗүм... Сугышта үтерелгәннәрне күп күрдем. Әмма 1942нче елда Погостье астындагы кебекне башка күрергә туры килмәде. Мәетләр белән күчү урыннары гына тулмаган иде, алар теләсә кайда аунап яттылар" (thelid.ru). Тарихтан белгәнебезчә, 2нче удар армиядән 1нче марттан да соңга калмыйча, ниһаять, Любаньны алу таләп ителә. Ә 15нче мартта дошман гаскәрләре Мясной Бор янындагы 12 километрлы коридорны каплау һәм сугышырга мөмкинлеге тәмам калмаган армияне камалышка алу нияте белән һөҗүмгә күчәләр. Ике көннән соң боҗра ябыла. Әлеге коридор өчен сугышлар 2нче апрельгә чаклы дәвам итә. Коткарылырга тиешле армия командующие итеп генерал-лейтенант Андрей Власов билгеләнә. "Казан"да 40157 кеше һәм тагын 12 мең чамасы яралы кала. Чолганыштан, төрле чыганаклардан күренгәнчә, 13 меңнән алып 16 меңгә кадәр кеше генә чыга. Калганнары әсирлеккә төшәләр, яисә үтереләләр. Ә армия командиры дошман ягына чыга.

Бернинди мөстәкыйльлек тә юк

71 елдан соң, күп җәфалар күргән әлеге җирдә, урманнарда, сазлыкларда эзләүчеләр исемнәре билгесез булган сугышчыларны күпләп табалар. ...Лагерь, палатка, кыр шартлары. Иртән тору данлыклы "Вставай, страна огромная" җыры белән башлана. Өлкән ир-егетләр, элеккеге "әфганчы"лар, шулар арасында "Чаллы" төркеме җитәкчесе Наил Каюмов та, тимер эзләгеч белән (көнгә 17 километрга чаклы ара узыла) чыгып китәләр. Һәр карыш җир җентекләп тикшерелә. "Щуп" ярдәмендә күмелгән урыннар табыла. Барысы җыелалар да, ул участок казыла. Казу стандарт: өч метрга өч метр, тирәнлек - 1,7 метр. Туганнар каберлеге... Эзләүчеләрнең төп кагыйдәсе булган куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен саклау һичшиксез үтәлергә тиеш. Хәрәкәт - бары тик җирлек картасы буенча гына. Таныш булмаган матдәгә кагылырга, аны кулга алырга ярамый. Кыскасы, бернинди дә мөстәкыйльлек юк. Әйе, фугаслар, гранаталар, гильзалар табылган. Аларның барысы да соңыннан юкка чыгарылганнар. -Безнең төркем беренче мәртәбә дүрт сугышчы күмелгән урынны тапты. Икенче тапкыр, шунда ук, янәшәдә генә унөч кешелек каберлек иде. Медальоннарсыз, кирәк-яракларсыз, амунициясез... Әлеге күмелгән урыннарга элек кагылучы булмаган. Аларның берсендә дә теркәүләр юк, сугышчылар барысы да хәбәрсез югалганнар булып исәпләнәләр, - дип дәвам итә Вера Владимировна. - 10нчы май көнне хәрби хөрмәт белән 101 сугышчыны Чудской Бор бистәсендәге зиратка күчереп күмү оештырылды. Аларның икесе танылды. Әлеге чарага барлыгы 275 кешедән торган 23 эзләү отрядлары катнашты. Танылган сугышчының оныгы Алтайдан чакырылды. Икенчесенең калдыклары Башкортостанга җибәрелде.

"Безгә ышандылар, без моны эшләдек

" Егетләр эзләүдә булган көннәрдә күзгә күренеп җитдиләнәләр, аларда ир-егетлек сыйфатлары арта төшә. Балалар булып киләләр, ә бер атнадан соң аларда җаваплылык хисләре арта, бердәмлекләре белән шаккаттыралар. Өченче көнне егетләр зурлар белән берлектә разведкага баралар. Буш вакытларында, кичләрен учак янына җыелалар. "Каешланган" эзләүчеләр - "әфганчылар" белән аралашу, гитарага кушылып җырлау, видеопроектор аша "Штрафбат" фильмының барлык 15 сериясен дә: "Без бит бүген әле генә моннан уздык," - дип, гаҗәпләнү катыш аша карау - болар тел белән генә аңлатып бетерә алмаслык кичерешләргә чумуга тиң була алар өчен. Ә бит алар тойган кичерешләр барлык кешегә дә тәтеми. Егетләр бу яктан бәхетле. Бүгенге яшь буын бурыч, шулай ук "беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмады" турында, реаль күзлектән чыгып караганда, ни әйтә ала икән? Эзләүче егетләрдән мин ак көнләшү белән көнләшәм: аларның тормышларында гадел гамәлләр һәм дөрес эзләре калачак. Күргәннәре турында балаларына һәм оныкларына сөйләячәкләр. -Малайларның берсе дә каушап калмады, тез буыннары калтырамады, уңайсызлыкка, авыр физик хезмәттән һәм арыганлыктан зарланмады: "Килгәнбез икән, моны эшләргә кирәк!- дигән принцип алга сөрелде. Бу баруыбызда тагын 16 каберлек таптык. Аларны казу дәвам итәчәк. Без анда үзебез белән алып кайта алмаган һәм киләсе елда кирәге чыгачак көрәкләребезне, кирәк-яракларыбызны, кухня әйберләрен калдырдык, - ди Вера Фәйзриева. - Сез эзләү эшләре белән озак һәм җитди шөгыльләнергә җыенасызмы? - Әлбәттә! Мондый егетләр белән курыкмыйча разведкага барырга мөмкин. Узган елның февраль аенда "әфганчы"ларның концертында туган хисләр астында туган эзләү эшләре белән шөгыльләнү турындагы хыялыбыз, үткәннәр каршындагы изге бурычыбызны үтәү теләгенең тормышка ашуы, муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановның безгә җитди ышануы үзе бер сөенеч. Аның ярдәменнән башка хыялларыбыз чынга ашмас та иде. Көллият җитәкчесе, районның элеккеге хәрби комиссары Николай Егоров та патриотик тәрбия белән сүздә генә түгел, чынлап шөгыльләнә. Мамадыш эзләүчеләренең беренче эшләре турындагы язу Ленинград җирендә калды: сугышчылар күтәрелде, күмү тиешенчә оештырылды. Ул соңгысы булмаячак.

Наталья Якимова.

Вера Фәйзриева фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: