Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алабуга тәресе

Алабугалы Изге һәм Могҗиза иясе Николай иконасын ХХ гасыр башында Мамадышка алып килү тарихы турында кызыклы фотографияләргә юлыктым. Белгәннәремне газета укучыларга да җиткереп, әлеге фотоконкурсыгызда катнашасым килә. "Чиркәүдә Изге Николайның борынгы иконасы саклана. Аңа алабугалылар гына түгел, ерактагылар да табына. Июль аенда аның артыннан Нократ һәм Чулман елгалары буйлап махсус...

Алабугалы Изге һәм Могҗиза иясе Николай иконасын ХХ гасыр башында Мамадышка алып килү тарихы турында кызыклы фотографияләргә юлыктым. Белгәннәремне газета укучыларга да җиткереп, әлеге фотоконкурсыгызда катнашасым килә.

"Чиркәүдә Изге Николайның борынгы иконасы саклана. Аңа алабугалылар гына түгел, ерактагылар да табына. Июль аенда аның артыннан Нократ һәм Чулман елгалары буйлап махсус көймә белән мамадышлылар килә. Биредә яшәүче прихожаннар качны барлык чиркәүләрдә чаң кагып, Чулман елгасына кадәр төркемләп төшеп озатып калалар иде. (И.В.Шишкин. Алабуга шәһәре тарихы. 1991 (1871 елгы басма репринты). "Мамадышта иконаны зур хөрмәт белән көтеп торалар. Аны кире алып кайту да шул ук юл белән башкарыла. Әлеге сәяхәт кем тарафыннан һәм нинди вакыйга уңаеннан үткәрелә башлавы билгеле түгел. Никольск чиркәвендә Казан Духовный Консисториясенең иконаны Мамадышка алып баруга рөхсәт бирүче 1794нче елгы Указы саклана". (Н.И.Шишкин. "Алабуга шәһәренең элекке заманнардагы тарихы" китабыннан.)

Ранил Талипов, Мамадыш мәдрәсәсе мөгаллиме

Рәсемдә әлеге тәрене Мамадышка алып бару күренешләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев