Нократ

Активлыкны арттыру зарур

Уңайлыклар булмау сәбәпле, еллар буе урамга чыга алмый тилмерүче инвалидлар бар. Төзелүче һәм төзеләчәк биналарда моны истә тотып, мөмкинлекләре чиклеләргә каршылыклар тудырмау зарур. Бу хакта Анатолий Иванов икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының уникенче утырышында "Уңайлы мохит" темасына сөйләшкәндә ассызыклады. Көн тәртибе проектына 16 мәсьәлә кертелгән иде. Утырыш район башлыгы...

Уңайлыклар булмау сәбәпле, еллар буе урамга чыга алмый тилмерүче инвалидлар бар. Төзелүче һәм төзеләчәк биналарда моны истә тотып, мөмкинлекләре чиклеләргә каршылыклар тудырмау зарур. Бу хакта Анатолий Иванов икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының уникенче утырышында "Уңайлы мохит" темасына сөйләшкәндә ассызыклады. Көн тәртибе проектына 16 мәсьәлә кертелгән иде. Утырыш район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узды. Биредә ТР Мамадыш муниципаль районының 2011нче елгы бюджеты үтәлеше һәм 2012нче елга, шулай ук 2013-2014нче елларның планлы чорына районның бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды. Бу сораулар буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Алексей Сергеев чыгыш ясады. Утырышта күтәрелгән шулай ук әһәмиятле темаларның берсе-Мамадыш муниципаль районында 2008-2012нче елларда авыл хуҗалыгы тармакларын, шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермаларын үстерү программаларын үтәү кысаларында эшне алга таба оештыру, авыл халкының эшлекле активлыгын үстерүгә өстәмә чаралар куллану турында иде. Әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаган район башлыгы ярдәмчесе Вәлия Гыйззәтуллина соңгы елларда эшли башлаган программалар авылларда терлекләр санын саклап калырга зур этәргеч булды, ди. Алай гына да түгел, дәүләт ярдәмнәренә бәйле рәвештә, Дүсмәт, Уразбахты, Түбән Тәкәнеш авыл җирлекләрендә терлекләрнең баш саны елдан-ел арту ягына бара. Ә менә болыннарга якын урнашкан торак пунктларда (Омар, Рагозино, Дегетле- күрсәткечләр киресенчә. Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча шәхси хуҗалыкларны үстерү, аларда продукция җитештерү өлкәсендә Кирмән зонасы беренче урында бара. Шушы төбәктән эшмәкәр Мөгайнетдинова узган ел авыл хуҗалыгы товары җитештереп 841 мең сум чиста табыш алган. Депутатлар бу көнне янгын куркынычсызлыгы буенча да карарлар кабул иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбсары Шамил Сабиров чыгышыннан күренгәнчә, төбәгебездә ел саен 50ләп янгын чыгу очрагы искәртелә, аларда биш кешенең гомере өзелә. "Кызыл әтәч" белән бәйле очракларның 84 проценты торак секторга туры килә. Шул уңайдан, аеруча авыл җирлекләрендә тиешле чаралар күрү мөһимлеге искәртелде. Ирекле янгын сүндерү дружиналары булдыру, аның вәкилләренә укулар оештыру хакында да сөйләштеләр. Утырыш дәвамында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча комиссиянең яңа составы сайланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: