Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аккан су юлын табармы?

Аккан суга, янган утка карап утыру-иң күңелле, җанны сихәтләндерүче шөгыльләрнең берсе, тик һәрвакыт түгел. Кызганычка каршы, бу ике көч кайчагында үзләре белән зур бәла-казалар да алып килә. Миләүшә Хәйруллина Шыя ярына терәлеп диярлек урнашкан Вахит-районыбызда су басу куркынычы булган авылларның берсе. Соңгы тапкыр ул 1979нчы елда су астында калган. "Су...

Аккан суга, янган утка карап утыру-иң күңелле, җанны сихәтләндерүче шөгыльләрнең берсе, тик һәрвакыт түгел. Кызганычка каршы, бу ике көч кайчагында үзләре белән зур бәла-казалар да алып килә.

Миләүшә Хәйруллина
Шыя ярына терәлеп диярлек урнашкан Вахит-районыбызда су басу куркынычы булган авылларның берсе. Соңгы тапкыр ул 1979нчы елда су астында калган. "Су буенда тирәнлек бермә-бер артык иде, көчле ташкын мунча бураларын, койма-киртәләрне, сарыкларны, утын әрдәнәләрен үзе белән алып китте",-дип сөйли өлкәннәр. Быел 9нчы апрельдә кинәт күтәрелгән су Вахит авылының өч урамында яшәгән берничә йортны яртылаш күмгән. Авылга алып керүче күтәрелгән дамба юлы тулысы белән су астында калып, авыл дөньядан аерылган. "Без монда инде өченче тәүлек кизү торабыз",-ди Мамадыш шәһәренең ЗПСО №5 отряды хезмәткәре Мулланур Ханов. Яр буенда Максим Демидов белән Мулланур кизүдә тора. Моторлы көймәдә Андрей Кружечкин һәм Евгений Гареевлар мәктәп укучыларын һәм чит авылларга эшкә йөрүчеләрне, авылга кайткан кунакларны йөртәләр. "Сорасалар ипиен һәм кирәкле азык-төлекне, почтаны кертәбез, кичерешләрен мөмкин кадәр җиңеләйтергә омтылабыз",-ди Мулланур Ханов. Андрей белән Евгений авылны әйләндереп алган суда көймәдә өзлексез йөзеп торалар. Һәр минутта кемгәдер ярдәм кирәк булуы мөмкин. Авыл кешеләрен күреп сөйләшү өчен безне дә көймәдә алып керделәр. Безнең белән утырып кергән почта хезмәткәре: "Минем Вахиткә эшкә урнашуыма инде ун ел, мондый галәмәтне беренче күрүем",-ди. Беренче ике йортның ишегалларына кадәр су баскан. Икенче йортта яшәүче Рәфилә апа Хәева бик боек, моңсу йөз белән тәрәзәдән урамдагы суга карап утыра. Кул изәп чакырып чыгардык. Озын кунычлы резин итекләр кигән Рәфилә апа, боттан су ерып килде дә, капка эчендә туктап калды. Урамда су тирән, чыгарлык түгел. "Хәлләрегез ничек, Рәфилә апа?"-дип кычкырабыз, ташкын авазын басарга тырышып. "Алтын күршеләрем булмаса, белмим, нихәлләр итәр идем, күршем Илһам Хафизов изге җан, туганым кебек",-ди Рәфилә апа еламсырап. су идәнемә җитәргә 30 сантиметр гына калды, баз су эчендә, тышкы якны күреп торасыз, Тавыкларымны түбәгә җыйдылар, бәрәңгеләремне күтәрделәр. Әле тормыш иптәшем үлгәнгә 51 генә көн, ул чагында да алар бик ярдәм итте",-ди. Безне күреп күрше йорттан Илһам Хафизов үзе чыкты. Һәр сүзен үлчәп сөйләүче, төпле, акыллы, әкәмәт тырыш бу ир-Вахит авылы тоткасы. "Мондый су басу 1979нчы елда булды быел бәлки болай булмас та иде. Су сыймый, дамба аша бер генә торба салынган, ә безнең авыл өчен ул ким дигәндә өч булырга тиеш. Тагын бер урынга кирәк",-диде Илһам. Икенче урам башында Хатим абый Закиров йорты, тәрәзәләренә кадәр җиткән су эчендә утыра. Аның хәле иң аянычлысы икән. Хатим абый янына кереп булмаганлыктан телефон аша сөйләштек. "Фуражлар су астында калды, бөтен йорт җиһазы суда йөзә",-ди. Күршеләр Вакыйф абыйларда яшиләр хәзергә. Яңа йорт салырга җыйган материаллары да су астында калган. Күперне салганда төзүчеләр тупас рәвештә кагыйдә бозганнар, 40 метрлы бер пролетны алып, Шәдче авылы урамына күпер итеп салганнар. шулай итеп күпер нык кыскартылган хәлдә салына. Бик рәнҗиләр вахитлылар күпер төзүчеләргә. Тиешле җирләргә хәбәр итеп тә караганнар, сүзләренә колак салучы булмаган. Аянычлы нәтиҗә күз алдында. Юлчыларның тиешенчә эшләмәүләреннән күпләр зарлана. Проектын тупас бозу, торбаларны тиешсез урнаштыру нәтиҗәсендә узган елда Дусай, Тулбай авылында да зур тавыш чыкты. Вахит авылын быел су басмаска мөмкин иде. Рәттән өч торба салган булсалар, шул җитә иде. Иске алынган торбалар теләсә кайда аунап ятты югыйсә. Күпме бәла-каза, фаҗига бары кеше факторы нәтиҗәсендә килеп чыга. Кайчан акыл кереп, кешечә яши, закон кушканча эшли башларбыз икән без? Бер нәтиҗә ясарга тиеш инде җитәкчеләр.
Р.S. Кичке сәгать 5тә Хатим абый суның чигенеп, юл ачылуын чылтыратып әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев