Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ак төргәк иясе

Маһруза карчыкны аңсыз хәлдә хастаханәгә илтеп салдылар... Ике-өч көн урамда күренмәгәч, күрше Миңсылу әби аның өенә керергә булды. Ахирәте урын өстендә ята иде. Әле кайчан гына җил-җил атлап, Түбәночка кибеткә йөргән, кышын капка төбендә агач көрәге белән кар бураннары уйнаткан, Ходайның һәр бирмеш көнендә йорт-курасы ялт итеп торган Маһруза карчыкның...

Маһруза карчыкны аңсыз хәлдә хастаханәгә илтеп салдылар...

Ике-өч көн урамда күренмәгәч, күрше Миңсылу әби аның өенә керергә булды. Ахирәте урын өстендә ята иде. Әле кайчан гына җил-җил атлап, Түбәночка кибеткә йөргән, кышын капка төбендә агач көрәге белән кар бураннары уйнаткан, Ходайның һәр бирмеш көнендә йорт-курасы ялт итеп торган Маһруза карчыкның өенә килеп кергәч тә борынга авыр ис бәрелде. -Күрше, көннәрем санаулы гына калган бугай инде. Район үзәгендәге малайга хәбәр ит әле. Башкаларны да чакыртсын, бәхилләшеп каласым килә,-диде ул, сусаудан тилмергән телләрен көч-хәл белән әйләндереп. Күршесе аңа чүмеч белән су китерде. Ике-өч йотым ясаганнан соң, авыру савытны караваты янындагы өстәлгә куйды. -Ахирәтем, почмак тәрәзә өстендә бер конверт бар. Төрмәдәге Илдарыма ул. Башкаларга күрсәтмә, зинһар. Ай ярымнан кайтырга тиеш иде, күрешә алмабыз, ахрысы. Үлә-нитә калсам, Илдарыма бирерсең бу конвертны. Йорт-курамны аңа калдырам. -Ни сөйлисең син, ахирәткәем. Гөнаһсызга төрмәгә эләккән улыңны да күрерсең әле, насыйп кылса. Аның урынына уртанчың төрмә шулпасы чөмерергә тиеш иде, югыйсә,-дип, Миңсылу карчык, почмак тәрәзә өстеннән ак чүпрәккә уралган төргәкне алып, күкрәгенә тыгып куйды. - Борчылма, хәзер скурый чакыртам, район үзәгендәге Рамилеңә дә хәбәр итәрмен. Ике көннән соң Маһруза әбинең барлык балалары да җыелышып беттеләр. Хастаханә ишегалдындагы будкада Себердән кайткан олы малае Кафил, Казандагы кызы Ләйсән, аның ире Илдар, Рамилнең хатыны Нәсимә аны көтеп утыралар иде. Ә реанимация тәрәзә төбендә кулына ак төргәкне тотып, авыз эченнән догалар укучы күршесе басып тора. -Табиблар өметләндерми, калса, ике-өч көнлек гомере калган, диләр. Түзик инде, туганнар,-диде Рамил уң аягындагы ботинкасының башына күзләрен төбәп. -Бүген үлемтекләр артыннан йөри башлыйсы булыр,-дип сүзгә кушылды Нәсимә. Кафил ачуын көчкә тыеп: -Нәсимә, кеше әле фани дөньядан китмәгән, син аны инде җирләргә тотындың. Авылдагы өйне нишләтербез, шунысын да уйлыйк әле. Үлемтеге дә булыр, кадерләп тә күмәрбез, анысы. Рамил, син өйне сатканда комачау итмәссең, шәт. Болай да әни тол буларак район үзәгеннән фатир алды. Сез анда квартирантлар тотасыз икән. Аны малаегыз исеменә дә яздырткансыз. -Рамил, абыең авызын белеп ачсын әле ул. Ничек инде безгә өлеш тимәсен. Иртә яздан кара көзгәчә син аның бакчасында кайнашасың түгелме соң? Фатирга кеше керткәнче, түләүләрне кем башкарды. Керләрен дә югаладым бит әле. -Җиңги, ике-өч тапкыр югансыңдыр инде керләрен. Шуның белән мактанма әле,-дип сүзгә кушылды Ләйсән. -Син, ваще, молчи. Кияүгә чыктың да, әниеңне оныттың түгелме соң син. Ике-өч елга бер кайтасыз да, кунактан кунакка гына йөрисез. Нәрсә, син дә өлешкә кермәкче буласыңмы? Тот капчыгыңны! Так шту, абыеңның правасы күбрәк монда. Рамил, нәрсә мәмрәп утырасың? Өч тиенлек файдалары булмаган туганнарың синең белән тигез өлешкә өметләнәләр түгелме соң? Рамил сикереп торды да, хатынына ачу катыш күзләре белән карап: -Җиттеме сиңа, хатын! Әнинең район үзәгенә килгәч, бездә кунып киткәне булдымы? - дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. - Тиздән төрмәдән кайтачак энекәшебез турында онытмыйк. Ул кая барыр? Минем аркада төрмәгә эләкте ул. Аның урынына мин эчәргә тиеш идем ул баланданы... Алар үзара тавышланып, талашып, яннарына реанимация бүлеге табибларының килеп басканнарын да сизми калдылар. Әниләренең аңга килмичә вафат булуы турындагы хәбәрне дә салкын кабул иттеләр шикелле. Табибларның әйткәннәре аңнарына барып җитүгә, барысы да мәрхүмә яткан бүлмәгә йөгерделәр. Балалары килеп кергәндә, шәфкать туташы мәрхүмәнең гәүдәсеннән ясалма сулыш аппаратын ычкындырып бетереп килә иде инде. Ә аның баш очында кулына ак төргәк тотып, Миңсылу әби басып тора. "Ахирәтем, Илдарыңа, зонага, хәлең авыр дип, телеграмма җибәргән идем, бүген иртән чыгарганнар. Кичкә кайтып җитәчәк, Алла боерса. Синең белән хушлашырга өлгерәчәк әле. Ә төргәк өчен борчылма, аңа бирәчәкмен..." - дип пышылдады ул.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев