Нократ

“Ак нур” сирпелә йөзләрдән

Ишки китапханәчесе Әминә Һадиева җитәкчелегендәге "Ак нур" фольклор ансамбле быел дүрт еллыгын билгеләп үтте. Үзебезнең "Бурановские бабушки"ларыбыз бар безнең! КАВИ МОРЗАХАНОВ Бер йортта яшәгән өч инвалидлы Вәгыйзь һәм Марзыя Газизуллиннар гаиләсе ансамбльгә рәхмәтләрен укып бетерә алмый. Өйләренә килеп күңелле чыгыш ясадылар, үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар белән бергәләшеп, рәхәтләнеп чәй...

Ишки китапханәчесе Әминә Һадиева җитәкчелегендәге "Ак нур" фольклор ансамбле быел дүрт еллыгын билгеләп үтте. Үзебезнең "Бурановские бабушки"ларыбыз бар безнең!

КАВИ МОРЗАХАНОВ

Бер йортта яшәгән өч инвалидлы Вәгыйзь һәм Марзыя Газизуллиннар гаиләсе ансамбльгә рәхмәтләрен укып бетерә алмый. Өйләренә килеп күңелле чыгыш ясадылар, үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар белән бергәләшеп, рәхәтләнеп чәй эчтеләр. Инвалидларның күзләреннән яшь бөртекләре тамды, рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар. Олы кешегә әлләни күп тә кирәк түгел. Әз генә вакыт эчендә аларның хәлләрен белеп, кечкенә генә бәйрәм ясап алганнар икән, ул "артистларның" үзләренә дә рухи көч бирә, иҗатка омтылыш уята бит. Мәшһүр язучы Хәсән Туфан тикмәгә генә әйтмәгәндер: "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне!"-дип. Тормыш михнәтләрен үзләре дә күп күргән, хәсрәтне күп татыган, кеше хәлен белүче, чит кайгыны үз итүче "Ак нур" әбиләре игелекле эшләрне адым саен кылып яши, тамашачыларына өмет, ышаныч, мәхәббәт өләшә. Алар арасында-элеккеге укытучылар, терлекчеләр, гомер буе намус белән халыкка хезмәт итүчеләр, үрнәк шәхесләр. Аларның иң өлкәне-Хөснурый Вәлиуллинага 79 яшь булуга карамастан, ул күбәләктәй җилпенеп биеп тамашачыларны таң калдыра. Сөбханалла! Узган ел республика күләмендә үткәрелгән "Балкыш" фестивалендә катнашып, лауреат исемен алдылар. Кукмарадагы зона фестивалендә Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов имзасы белән дипломга лаек булдылар. 30нчы ноябрьдә "Кайгырту" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бер сәгатьлек концерт куйдылар. Иҗади уңышлар сиңа, "Ак нур"!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: