Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аерылмагыз, аерылмагыз...

Үлчәү тәлинкәсенә "Мәхәббәтне ничек сакларга" һәм "Аерылышуга ничек түзәргә" дигән сораулар куелган. Эх, беренче тәлинкә икенчесен басса, теоретик яктан бу мәсьәлә дөрес хәл ителер иде. Тик тормышта төрле вариантлар килеп чыга шул. Наталья Якимова Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда агымдагы елның сигез аенда теркәлгән 194 никахка...

Үлчәү тәлинкәсенә "Мәхәббәтне ничек сакларга" һәм "Аерылышуга ничек түзәргә" дигән сораулар куелган. Эх, беренче тәлинкә икенчесен басса, теоретик яктан бу мәсьәлә дөрес хәл ителер иде. Тик тормышта төрле вариантлар килеп чыга шул. Наталья Якимова Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда агымдагы елның сигез аенда теркәлгән 194 никахка 75 аерылышу туры килә. Катнаш никахларның 14е таркалган. Быел аерылышучылар санының узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк булуы шомландыра. 42 гаиләдәге балигъ булмаган балаларның әти-әниләренең әлеге адымга барулары аркасында күңелләре кителгән инде. Статистиканың коры мәгълүматлары гаиләләр үзенең яшәешенең беренче, 5-9нчы, 22нче елларында таркалырга мөмкин булуын күрсәтә. Кемнәрнеңдер характерлары туры килми, гайрәте чигә, хыянәт итә... Гаилә тормышы ике яклы иҗат булса да, аерылышуны икең бергә тудырган хаталар җимеше итеп карарга ярамый. Биредә хисләр сафлыгының чынмы яки вакытлыча гыйшык төшүме (моны хәзер заманчалатып "химия" дип атыйлар) икәнен тизрәк чамалау сорала. Яшь гаиләгә хаталар ясамаска психологлар, белгечләрдән оештырылган "гаилә мәктәбе"нең файдасы искиткеч зур булыр иде минемчә. Кавышкан студентларга туй ясау өчен әти-әниләре махсус зур кредитлар ала, аннары инде аерылышып өлгергән "гашыйклар" өчен гомер буе түли. Уртак тормыш мәшәкатьләренең тизлеге кешеләрне кайчак уйланылмаган адымнар ясарга этәрә, ә моның төп корбаннары булып, кызганычка каршы, балалар кала. Аерылышучы әти-әни алар турында ахырдан гына уйлый шул. "Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре, канатларны каера ул аерылышу сәгатьләре..."-диеләме җырда да. Башкаларга акыл өйрәтүдән дә рәхмәтсез эш юк, тик гаилә корырга уйлаучылар шуны һәрвакыт исләрендә тотсыннар: никах ул интим якынлык кылу гына түгел, ул-ике затны бер-берсенә баглау, бер-береңә ярдәмче булырга, тормыштагы бөтен шатлыкларны һәм кайгы-хәсрәтләрне, балалар тәрбияләүне һәм башка эшләрне уртаклашырга вәгъдә бирү. Шуңа күрә гаилә корыр алдыннан боларның барысы турында да тагын бер кат яхшылап уйларга кирәк. ЗАГС мөдире Фәния Әхмәтшина белән булган әңгәмә мине шушы уйларга этәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев